Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән,балалар салмак кына музыкага керәләр.
А.Б.:Балалар безнең татар халкы элек электән кунакчан булган,әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен,милли традицияләрен саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр:бәйрәмнәр,кичәләр,фольклор чыгышлар үткәргәннәр,халык җырларын,халык уеннарын яратып башкарганнар.Менә бездә бүген әби бабайлардан килган “Кич утыру” бәйрәм тамашасын үткәреп алабыз.
( ишек шакыйлар)
1 бала: Безнең олы капкарга кем анда кат-кат кага?
Тормагыз инде басып, кечкенә капка ачык.
А.Б: Әйдә, безгә килегез, капкалардан керегез,
Капкалардан керегез, бакчабызга үтегез.
Бакчабызга үтегез, кунак булып китегез.
Музыкага кунаклар керәләр.
А.б: Капкалардан әз кергән, безнең бакчага кем килгән?
Җыр “Әссәләмәгаләйкем”
Кунаклар: Кәм килгән дип, сорамагыз, кадерле дуслар килгән!
Кунаклар, балалар исәннәшәләр.
Кунаклар:Исәнмесез, диеп башлыйк әле, танышу бит шулай башлана.
Сезнен белән очрашканга, дуслар, күңелебез шундый шатлана.
2 бала: Хуш киләсез, үтегез, түрдән рәхим итегез!
Хуш киләсез, үтегез, узыгыз, утырыгыз!
(Балаларкунакларны эстәл артына чакыралар,чәй эчәләр. )
А.Б:Самовар куйдым кайнарга, оргәнче кайнап чыкты.
Тәмле итеп чәйләр әчик, барыбыз бергә чакта.
Сез, балакайларым, остәл әзерләгез.
Ә сез, кунаклар, оялмыйча өегездә кебек булыгыз!
ҖЫР “Без әзәрлибез табын”
(н.т. с.40)
(балалар утыралар һәм чәй эчүне дәвам итәләр).
Кунаклар:1. Бер утыру үзе бер гөмер дип, бабайлар бит юкка эйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешу, бу гадәтләр әлә бетмәгән.
Шул унай бәлән бүген җырның иң матурын гына.
Җырламый мөмкин түгел.
2. Яхши дуслар җыелганнар, шул унай белән бүген.
Җырыбызнын иң матурын гына, Җырламый момкин түгел.
3. Җыр күңелне күтәрә җырдан йорәк басыла.
Дуслар җыелган табынга, җырлап күңел ачыла.
“Такмаклар” (кунаклар башкаралар).
Килгән кунакларын күңеллен күрик,
Оркестр белән күңел ачыйк!
(Балалар инструментлар алалар, кунаклар чигү чигергә утыралар)
ОРКЕСТР
А.Б: Кунаклар сезгә безнең музыкабыз охшадымы?Ә һәзер без сезне уйнарга чакырабыз,рәхим итегез.
Уен “Парыңны тап”
А.Б:Балалар матур чәчәкләр арасында ,карагыз әле, зәңгәр чәчәктә бар ,әйдәгез аның белән уен уйныйбыз.
Уен «ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК»
3 Бала: Тәрәзәдә гөлләр үскән гөл яфрагын кем кискән?
Уйнамый да, келми генә бу дөньяда кем үскән?
УЕН «ТУБӘТӘЙ»
4 Бала: Сез дә килгәнсез икән, без дә килгәнбез икән.
Яхши, дуслар, җыелганнар, парлашып биик икән!
Яз турында шигырлар
(Балалар,кунаклар тагын чәй эчәләр)
“Күмәк бию”
Кунаклар:1. Нинди олы бәхәт-җыелышып, уйнап келү гөл бергә,
Насыйп булсын идә сөенешеп шатланып яшәу гөл бергә.
2. Алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк,
Хуҗаларга рәхмәт әйтәп, кайтып китергә кирәк.
3. Кем кунаклар яратмый, алар шатлык таратмый,
Җырларыбыз юлдаш булсын сезгә.
А.б: Рәхмәт сезнең, барыгызга килгәнсәз,
эби, бабай, гадәтләрән шулай дәвам итәрбез:
5 бала: Гөл бергә-бергә бөтен гомергә,
Җырлап яшәргә, горләп яшәргә,язсын дөньяда!
Кунаклар китәләр.
Балалар кул селкеп саубулашалар .
Бәйрәм тәмамлана.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/257501-dosug-kich-utyru
Кич утыру
Максат: Укучыларны милли бәйрәм — кич утыру белән таныштыру. Туган телгә, халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, милли традицияләргә, гореф- гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Күңелле бәйрәмнәрне, йолаларны үтәргә өйрәтү.
Җиһазлау: презентация, сәхнә авыл өе кебек җиһазлана ( тәрәзәдә ак пәрдәләр, эскәмия, сандык, өстәл, суккан ашъяулык, самовар, чәйнек, поднос, чынаяклар, коштабакта коймак өеме. Идәндә суккан палас, чигүле тастымал, чиккән мендәрләр, каба).
1нче кыз. Якты чырай, якты кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез, хәерле көн,
Телим мин барыгызга.
1нче малай. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар! Хәерле көн “ Кич утыру”га рәхим итегез!
Сәхнә түрендә әби йон эрләп утыра.
Әби. Кызым, кер әле!
Кыз йөгереп керә.
Әби. Кызым, әниеңнәр кунакка китте. Мин дә ахирәтем Өммегөлсемгә кереп чыгам. Син өйдә үзең генә каласың. Яшь- җилкенчек җыя күрмә.
Кыз. Әбием, мин дә кызларны чакырыйм әле.
Әби. Юк, балакаем. Әниеңнәргә ничек җавап бирермен.
Кыз . Әбием, ә без кызлар белән кул эшләре генә эшләп утырырбыз.
Әби. Малайларны кертә күрмәгез. Мин киттем.
Әби чыгып китә.
Хуҗа кыз. Кызлар, керегез!
Бергәләп күңел ачыйк,
Кич утыру оештырыйк!
Кул эшләре тотып кызлар керә.
1 нче кыз. Исәнмесез, дусларым!
Хәерле кичләр булсын!
2нче кыз. Уен- көлке, җыр моңнан
Күңелләребез тулсын!
3 нче кыз. Бүген сездә кич утыру дип
Дусларымнан ишеттем,
Йомгагымны чорнарга дип
Мин сезгә килеп җиттем.
Хуҗа кыз. Исәнмесез! Хәерле кич! Рәхим итегез түрдән!
Кызлар кул эшләре эшләп утыра (чигү чигәләр, йомгак чорныйлар, каз канаты сыдыралар, бәйләм бәйлиләр).
1нче кыз. Кызлар, әйдәгез бергәләп җырлап алыйк әле. (“Әйлән- бәйлән” җыры башкарыла).
Шулвакыт гармун асып, егетләр керә һәм ишек шакыйлар.
1нче егет.Исәнмесез, кызлар- йолдызлар! Котлы булсын бәйрәмегез.
Кызлар тәрәзәдән карыйлар.
2нче егет.Тәрәзәдән карыйсыз да,
Карап кемне таныйсыз!
Карап, тилмереп торганчы,
Ник чакырып алмыйсыз!
Хуҗа кыз. Юк. Егетләрне кертергә әби рөхсәт итми.
1.Егетләр такмаклар җырлый башлый.
Ак кәрзинкәләр эченә
Алмалар тутырырга.
Килдек, кызлар сезнең белән
Җырлашып утырырга.
Кызлар җырлый.
2. Әнә килә автомобиль
Төягәннәр пүртәнкә.
Безнең авыл малайлары
Җыенысы бер тәңкә.
Егетләр җавап бирә.
3. Урам буе тәрәзәгез
Яшелләргә буягыз,
Пожалуйста, үзегезне
Әллә кемгә куймагыз.
Кызлар җавап бирә.
4. Яшел урам аланында
Әй типтерә куяннар,
Бик күтәрмә борыныңны
Чиләк элеп куярлар.
1нче егет. Кертмәделәр.
2нче егет. Клубка киттек, егетләр ( үпкәләп чыгып китәләр).
1нче кыз. Урыннарга утырыйк. Бергәләп уйнап алыйк. Нинди уен уйныйбыз?
2нче кыз. Сигезле.
(Кызлар “Сигезле” уйныйлар)
3нче кыз. Нинди уен уйныйбыз?
4 нче кыз. “Йөзек салыш” уйныйбызмы?
Бергә.Уйныйбыз.
(Кызлар “Йөзек салыш” уены уйныйлар)
Отылган бала шигырь сөйли.
Әбием аулак өйләрдә
Халык җыры җырлаган
Халык җыры- бай мирас, дип
Бу көнгәчә саклаган.
2 нче отылган бала “Каз канаты”җырын җырлый башлый, ә кызлар бергәләп җырны дәвам итәләр.
1нче кыз. Әйе, элек каз канатын карага манып каләм итеп язганнар.
2нче кыз. Карагыз әле бу майлагычка. Аның белән коймак, кыстыбый , таба майлыйлар ( майлагыч күрсәтә).
3нче кыз. Ә каз мамыгы иң затлылардан санала. Аңардан йомшак, күпереп торган, мендәрләр ясыйлар (чигелгән тыш белән мендәр күрсәтә).
4нче кыз. Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Җырлап- биеп алыгыз.
5нче кыз.Кызлар, аяклар тыпырдап тора, әйдәгез бер биеп алыйк .
“Утыр әле яннарыма” көенә бию башкарыла.
6нчы кыз. Татар халык иҗатында кешенең һәр эшенә әйтеме, мәкале бар.
7нче кыз. Әйтем- сүзнең бизәге,
Мәкаль- сүзнең җиләге
Әйдәгез әле, дуслар,
Мәкальләр, әйтемнәрне
Искә төшерик .
Мәкальләр әйтешү.
-
Кем эшләми, шул ашамый.
-
Ялгыз агачны җил сындыра.
-
Китап- белем чишмәсе.
-
Иң татлы тел- туган тел
Анам сөйли торган тел.
Әби. (ишектән сөйләнә- сөйләнә керә) Я, балалар, күңелле генә утырдыгызмы?
Кызлар. ( кул биреп исәнләшәләр) Нихәл, әби! Исәнлекләр ничек?
Әби. Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, әкрен генә йөрим әле. (Оныгына карап). Кызым, балам, әле сез чәй дә эчмәгәнсез. Бар да суынып беткән. Самоварны шаулатып җибәрим әле.
Әби чыгып китә. Сәхнә артыннан “Моңнар кайтсын авылга”җыры ишетелә һәм яшьләр бергәләп җырны башкаралар.
Моңнар кайтсын авылга
Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.
Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урман?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып моңнар кайтсын
Авылыма яңадан.
“Кич утыру”
/Татар логопед төркеме өчен/
Максатлар: Татар халкының
әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту һәм алар аша татар теленә
мәхәббәт хисләре уяту, балаларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү,
әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга өйрәтү.
Бурычлар: Халык авыз иҗаты
аша балаларның сөйләм осталыкларын үстерү, татар теленә хас авазларның әйтелешен
ныгыту;
балаларда халкыбызның күркәм
гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, кешелеклелек, чисталык, әдәплелек
сыйфатларын тәрбияләү.
Алдан эшләнелгән эшләр:
Балаларга халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Җырлы- биюле
уеннар, мәкальләр, такмаклар, җырлар өйрәнү. Татар халык көйләрен тыңлау.
Өй күренеше. Талгын гына
татар көе уйный. Әби һәм аның оныкчыгы Алинә кул эше белән кич утыралар.
Кичә барышы:
Әби (оекбаш бәйләп
утыра): — Их, бар иде бит ул безнең яшь чаклар. Егетләр урам тутырып җырлап
авыл әйләнәләр иде, ә кызлар аулак өйләрдә сер бирмичә генә, егетләрне көтеп
утырырлар иде. Ә хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде.
Алинә:
Әбием, матурым минем сиңа бер йомышым бар иде. Менә әти белән әни дә кунакка
киттеләр.Без бүген кызлар белән кич утырып алыйк әле, әбекәем.
Әби: -И-и-и балакаем, бая гына теге егетләр җырлап
урам әйләнгәч, яшь чакларымны искә төшереп утыра идем. Җыелыгыз, бергәләп кич утырыгыз. Яшь чакта
уйнап-көлеп калыгыз.Тик артыгын шаярышмагыз.Җегетләр дә киләме соң?
Алинә: Син бигрәк инде,әбием. Кызлар гына
килә.Чигү чигеп утырырбыз дигән идек.
Әби хәйләкәр елмаеп)Шулаймыни?
И-и,менә без яшь чакта була иде ул аулак өйләр.И-и гомерләр.Хәзер телевизордан
гына күрергә калды шул.
Алинә:
И-и-и әбекәем, бигрәкләр дә әйбәт инде үзең. Рәхмәт инде, сүз тыңлаган өчен.
Әби:
Мин Сәхипҗамал әбиеңнәргә генә кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде, карагыз аны,
тәртипле генә утырыгыз. (Әби чыгып китә).
Алинә:
Кызлар, әйдәгез, керегез.
/Кул эшләрен тотып
кызлар керә./
Тәрбияче: Егетләр белә микән сездә аулак өй
икәнен? Анда кунак егеттә килгән ди әле……….
Тәрбияче: Килмәсәләр,кирәкләре бер тиен.
Тәрбияче: Алай димә,….. Алар килсә күңелле
була ул. Такмаклар әйтешербез..
1-тәрбияче:
Кызлар, нигә бик күңелсез утырабыз? Өйдә бездән башка беркем дә юк. Әйдәгез, “Йөзек
салыш” уенын уйнап, күңел ачып алыйк. Үзем башлыйм.
Йөзек салам
, йөзек салам,
Йөзек салам
үзеңә.
Кемдә йөзек
сикереп чык.
Кызлар тезелешеп
утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кызларның
барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә
тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп: “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди.
Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле
кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар. (Җәзага
такмаклар )
Кыз:
Кызлар, әйдәгез бергәләп бер биеп алыйк әле.
(кызлар
бииләр)
Урамнан гармун
тавышы ишетелә.
Ишек шакыйлар.
Кызлар:
Гармун тавышы, гармун тавышы.
Кыз:Егетләр
килде, егетләр килде.
Кызлар тыз-быз
килешәләр. Киемнәрен төзәтәләр. Көзге каршында мәж киләләр.
2-тәрбияче:
Безнең монда җыелганны
Әллә кайдан белгәннәр.
Егетләр:
Кызлар, аулак өйгә кертегез әле?
1-тәрбияче:
Кертәбезме?
Алинә:
Юк-юк, әби егетләрне кертергә кушмады.
1-2 тәрбияче:
Ярый инде керсеннәр.
Кызлар барысы
бергә: Керсеннәр инде, керсеннәр.
—
Кызлар, егеләр, сез, кунакка йөрергә
яратасызмы?
—
Кызлар, егетләр, ә сез, кунакларны
яратасызмы?
—
Яратабыз!!!
—
Тел төзәткеч
Нак-нак-нак
мин бүген кунак.
Нак-нак-нак-
мин булам кунак.
Нак-нак-нак-
бу минем чынаяк.
—
Әйдәгез, килегез тизрәк,
Ясыйк
матур түгәрәк.
Безгә
кунак килгән,
Уйныйк-җырлыйк
бергәләп.
Кунаклар уены
Балалар кулга-кул
тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар
түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:
Ямьле бәйрәм көн иде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар,
Чыж-пыж итеп коймаклар
Җәелде, әй җәелде. (Кулларын
як-якка җәяләр.)
Менә тагын кечкенә
Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)
Җыелды, әй җыелды,
Аннан ары кабарды. (Кулларын югары
күтәрәләр.)
Кабарды, әй кабарды,
Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)
Пеште инде коймаклар,
Сыйландылар кунаклар.
Тордылар, баш иделәр,
Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)
Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)
2-тәрбияче: Уйныйк
әле, җырлыйк әле,
Биик әле күп итеп.
Безнең бәйрәм кичәбезне
Сагынып сөөйләрлек итеп.
Кызлар, егетләр, әйдәгез,
җырлап-биеп уйнап алыйк.
-«Зилем-
зиләле»уены. (Кызлар, егетләр парлап басалар, «Эх,зилем- зиләле»
уен — җырын җырлыйлар.)
Тәрбияче:
кызлар,егетләр, әйдәгез бер утырып ял итеп алыйк . Такмаклар әйтешеп алыйк.(
балалар ике якка бүлнеп утыралар.)
Тәрбияче: Әйдәгез
әле, егетләр-кызлар, “Капкалы”уенын уйнап алыйк.
Түгәрәктә балалар
бию көенә биеп йөриләр, ә ике бала кара-каршы басып, кулларын югары күтәреп,
“капка” ясыйлар. Көй туктагач, алар кулларын төшерәләр. “Капка” эчендә калган
бала “ягымлы “ сүз әйтә.
“Капкалы” уенында
үстерешле уен “Ягымлы сүзләр” кулланыла.
“Капка” ясап
торучы балалар эндәш сүзлен кабатлыйлар:
Әйдә. безгә
килегез!
Капкалардан
керегез.
Капкалардан
керегез,
Өебезгә үтегез.
Егетләр: Без
китәбез инде, саубулыгыз.
1-тәрбияче:
Ашыкмагыз инде, егетләр,
Нигә шулай ашыгасыз.
Уйнап-көлеп алыгыз,
Кичәбездә калыгыз
Җырлы-биюле уен “Түбәтәй”
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны
җырлый-җырлы түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып
кала, шул уртага чыгып бии. Уен шулай дәвам итә.
Бик ераклардан кунакка килгәнсең,
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең.
Җыр-биюгә бигрәк оста
икәнсең,
Барыбызны шаккатырып китәрсең.
Түп-түп-түп түгәрәк түбәтәй,
Түп-түп-түп түгәрәк түбәтәй,
Түбәтәең энҗеле дә укалы.
Түбәтәең менә кемдә
тукталды.
—
Аулак
өй биюсез буламы?
—
Булмый.
/кызлар, егетләр капма-каршы тезелеп басалар/
Гореф – гадәт, йолалардан
Ярамый шул качарга.
Бүгенгедәй һәрчак шулай
Кирәк күңел ачарга!
Сценарий двуязычного праздника для старшей группы «Орчык бәйрәме» (Праздник веретена)
Илгиза Сафиуллина — воспитатель
(Орчык өмәсе)
Цель: Развивать познавательный интерес к языковой культуре татарского народа.
Формировать интерес к татарскому языку, желание общаться на татарском языке. Приобщать к истокам национальной культуры изучения татарского языка.
Максат: Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарына, йолаларына, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Өй күренеше. Зал татарча бизәлгән.
Зал оформлен в стиле татарской деревеньской избы.
Алып баручы: Балалар, элек кышкы көннрдә, әти—әниләре кунакка киткән чакта, яшьләр җыелышып аулак өй оештырганнар, шул ук вакытта яшьләргә орчык бәйрәме дә ясаганнар. Ул өмәләрдә алар җырлар да җырлаганнар, уеннар уйнаганнар, эрләгән жеплре ак булсын өчен — кызларны карда аунатканнар һэм төрле тәм-томнар пешереп сыйланганнар.
Ведущий: В долгие зимние вечера, когда родители ходили в гости или по делам, молодежь собралась на вечеринки – посиделки, устраивали праздники. В таких праздниках они и работали, и шутили, пели песни, играли в игры и угощались.
Алып баручы: Борын заманнарда ук көзге уңышларны җыеп алгач, авылларда орчык өмсе үткәрелгән. Бу өмәне бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Анда алар үзләренең уңган – булганлыкларын күрсәткәннәр. Шаян сүз, җыр, бию, уен белән аралашкан эш бик тиз барган.
Алып баручы: Менә бу – каба – прялка, бусы – орчык — веретено, кул белән җеп эрләү коралы. Бер башы тупыйк, икенче башы нечкә итеп эшләнгән таякчык. Это приспособление для прядения, стержень для навивания нити. Белгнебезч, элек тукылган кием кигәннәр. Тукыма туку өчен йоннан (сүстән) җеп эрләргә кирәк. Бер пот сүстән (16, 3 кг) җеп эрләү өчен 955 сәгать кирәк булган. Шуның өчен 5 яшьтән кызларны җеп эрләргә өйрәткннәр. Хәтерлисезме Ш. Перро “Йокыга талган гүзәл” әкиятен, ул да бит җеп эрләгәндә орчыкка кадалып йокыга киткән.
Ведущий: Давным-давно носили льняную или шерстяную одежду, чтобы сшить одежду надо было напрясть нити. К этой работе приступали осенью, после окончания уборки урожая, чтобы спрясть нитки из одного пуда (16, 3 кг) подготовленного волокна требовалось 955 часов работы. Девочек уже с 5 лет начинали приучать к домашним работам. Помните сказку Ш. Перро! Спящая красавица”. Она тоже пряла и укололась веретеном. А сейчас начинаем Праздник веретена.
Хәзер үзебезнең “Орчык бәйрәмен” башлыйбыз.
Алып баручы (БИ) : Кызым, бар иптәш кызларыңны чакырып кайт. Әтиең белән әниең утырмага киттеләр, бүген бездә аулак өй – Орчык бәйрме үткәреп алыйк. Иптәш кызларың үзләре белән орчык – кабаларын да алып килсеннәр, җеп эрләрләр. мин тәм – томнар пешереп сезне сыйлармын.
Иди доченька, сходи позови своих подружек на праздник.
Кыз (бала) : Ярар, әбием, хәзер чакырып кайтам.
Кыз (бала) р кыз бала янына барып, аларны чакыра: Арина, безд бген аулак й. Бген кич безг кил, каба белн орчыгыны да алып кил.
Чакырылган кызлар иснлшеп йг керлр. би кабаларга йон (сс) бйли. Кызлар еп эрлрг утыралар. Девочки заходят, садятся, начинают работу.
Кыз (бала) : йдгез, кызлар ырлыр ырлап эшлик ле! Споем-те, друзья!
Кмк ыр :татар халык ыры “Дустым бар” кен:
1. млрг барган чакта — 2. млрг барганда,
Чагандин кирк каба. Чыгыры ватылмасын.
Араларга дошман керс – Булыр – булмас ярлар белн —
Еланнан артык чага. Исеме сатылмасын.
Дети поют татарскую народную песню.
Алып баручы (БИ) : Бик матур ырладыгыз, яшь чакларым иск тште. Без яшь чакта мкальлр д йтеш идек. сез белсезме?
Кызлар берм-берм мкальлр йтешлр, би мкальне эчтлеген алата.
1. Эш беткч, уйнарга ярый. Кончил дело – гуляй смело!
(беренче чиратта эшне эшлрг кирк, уен качмый ул) .
2. Кем эшлми – шул ашамый. Кто не работает – тот не ест.
(Эшлмс ашарыа булмый шул инде) .
3. Китап – белем чишмсе. Книга – источник знаний.
(Китап укыган кешене белеме кп була, китапта белем бер д бетми) .
4. Дусты булмаса – эзл, тапса – югалтма. Нет друга – ищи, а найдешь – береги.
(Тормышта дуслар гел кирк шул, авырлыкларны берг и чен, аларны югалтырга, пклтерг ярамый) .
Алып баручы (БИ) : Нинди уган, булган, бик кпне белче икн кызларым. Бераз ял итеп чйлр эчеп алыйк. Садитесь за стол, красавицы, попьем чайку, угощаемся.
Чйдн со Кыз бала (Девочка) :Никтер келсез булып китте, лл малайлар белмиме икн безд орчык мсе икнне? Почему мальчики не идут к нам в гости?
Алып баручы (БИ) : Белмич калмаслар белерлр, килерлр. Мин табышмакларыма авап та табыгыз ле, кызларым. Сейчас, я вам загадаю загадки.
1. Дрт аяк, ике колак, бер борын, бер корсак. Бу ни бу? (самавыр)
4 ножки, 2 ушки, носик и животик. (самавар)
2. зе бер карыш, сакалы биш карыш. (Каба белн йон эрл)
3. Зыр-зыр-зырылдыйм, зем епне чорныйм. (Орчык)
Кручусь, верчусь, навиваю себе нить. (веретено)
4. ир стенд ак мамык. (Кар)
Алып баручы (БИ) : Мен рхмт кызларым. Спасибо, девочки, умницы мои.
Ишек шакыган тавыш ишетел. Стук в дверь.
Алып баручы (БИ) : Кем бар анда?
Малай (Мальчик) : Без, малайлар! Без д мг килдек. Кертегез ле безне д! Мы, мальчики, пришли к вам на праздник!
Малайлар: Иснмесез, кызлар!
Кызлар: Иснмесез, малайлар!
Малай: Сед зур бйрм икн. еплрегез ак булсын, нык булсын. Хуа кызны карда аунатып керик, егетлр! Увас праздник. Мы желаем вам всего хорошего.
Уен-тамаша: шаян ырлар ырлау. (Дети поют песни на татарском языке) .
Кызлар: н кил автомобиль Малайлар: н кил автомобиль
Тягннр калайлар. Тягннр капчыклар
Безне бакча малайлары Безне бакчаны кызлары
90 яшлек бабайлар. 80 яшлек карчыклар.
Кызлар: н кил автомобиль Малайлар: н кил автомобиль
Тягннр алкалар. Тягннр мунчала.
Су алырга тшкн идем Мунча ишеген ачуга
Узышалар бакалар. Ике при кул чаба.
Малай: Малайлар, кызлар, йдгез “Капкалы” уены уйнап алабыз. Давайте, поиграем в игру “Капкалы”.
Балалар парлашып тгркк басалар. Бер пар уртада кала. Кй барышында уртадагы пар кырый парлар капкасыны берсеннн кереп урыннарына басалар, урынсыз калган пар уртага баса м икенче капкага йгереп кер. Уен двам ит. Кй туктагач, урынсыз калган парларга за бирел.
Кыз: йдгез, Орчык мсе булгач, орчык тгртешле уены да уйныйбызмы? (Орчык йлнеп туктагач очлы башы кемг карый, шул за ти). Уенда шулай ук “Крст ле, скнем” уенлы ыры м башка балалар ыр м парлы биюлре крстел.
Дети играют в татарские народные игры. Поют и танцуют ранее изученные татарские песни и танцы.
Уенда шулай ук “Крст ле, скнем” уенлы ыры м башка балалар ыр м парлы биюлре крстел.
Кыз: И-и, малайлар, кызлар та атарга да кп калмаган, вакытта со икн, ти-ни д кайтып итр, таралышыр вакыт иткн бит. Хушыгыз, сау булыгыз, икенче млрг кадр барыбыз да исн – сау булыйк! Девочки и мальчики! Уже рассветает. Всем большое спасибо. До свидания!
» Су буенда кичке уен » фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий
Төзүчесе-автор: Хозина Ирина Александровна
Туймазы районы Кандра авылы музыка
мәктәбенең музыка теориясе укытучысы.
Тәрҗемәче: Ә. М. Мирзаһитов исемендәге Кандра
авылы 2-нче урта мәктәбенең туган тел
укытучысы Латыйпова Филүсә Тәлгәт кызы һәм
Кандра авылы 1-нче урта мәктәбенең туган тел
укытучысы Әхтәриева Вәсилә Гәрәй кызы .
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм
йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар
яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат
авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка
да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында
җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы
уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән
танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр.
Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.
Гомумән хәзер традицион халык уенннарының актив кулланыштан китүе
ачык күренә. Әгәр дә без киләчәк буыннарны милли традицияләрдә
тәрбиәләү зарурлыгын таныйбыз икән, халык рухының аерылгысыз бер
өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына юл куймаска тиешбез.
Уен ул – катнаш сәнгать һәм мәдәният төре,аның байтагында көй, бию,
махсус җайланмалар катнаша. Аларны сүз белән тасвирлап бетереп булмый,
моның өчен махсус схемалар, ноталар, рәсемнәр булуы зарур.
Максат:
1)Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенча
үткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;
2) Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;
3) Уен барышында җанлы диалог, һәртөрле сөйләшләр, көлке, җор сүз,
импровизация аша балаларның сөйләм телен үстерү, мантыйкый (логик)
фикерләвен арттыру;
Бурычлар:
1) Балаларны уен аша татар халык йолалары белән таныштыру;
2) Киләчәк буыннарны милли традицияләрдә тәрбияләү нигезендә халкыбыз
рухының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына
юл куймау;
3) Халкыбызның милли трдицияләрен җыйнау, матбугатта бастыру , аларга
кабаттан «җан өрү» хәстәрен күрү;
Җиһазлау: курчак, эскәмбия, читән, йорт, 3 көянтә, 6 чиләк, елга макеты ,
чәчкәләр.
( “Бормалы су” көенә 3 кыз чыга)
1 кыз: Кумәк бию, уен көлке
Була кичке уенда.
Кызлар -егетләр жыела,
Таллыкта, су буенда.
2 кыз: Пар табыш лы, эсир алыш
Кичке уенда була
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне шушы йола.
3 кыз: Жырлар, биюләр өзелмәс.
Шатлык өстәр гармун да.
Укенерсез килмәсәгез,
Кызык булачак монда!
(Лилия эскәмбиядә утырган килеш бишек җырын җырлый, курчагын йоклатып өйгә кертеп бәллүгә сала. Көянтә – чиләкләр белән кызлар чыга, сөйләшәләр.)
« Әлли-бәлли » Мөхәммәт Садри сүзләре Әнвәр Бакиров көе
1.Әлли-бәлли, ак бәби,
Ак бишектә ят, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.
2.Әлли-бәлли ит, бәби,
Тәмле йоклап кит, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.
3.Әлли-бәлли, бал гына,
Йокы сиңа ял гына.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.
4.Йокла, йокла, багалмам,
Үскәч бишеккә салмам.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием!
( “Бормалы су” көенә көянтә-чиләкләр тотып кызлар керә)
4 кыз: Кызлар! Әйдәгез , Лилияне кичке уенга чакырабыз.
Барыбыз: Әйдәгез!
5 кыз: Лилия кичке уенга чыгасыңмы?
6 кыз: (Лилия тәрәзәдән карый һәм әкрен генә:) Хәзер чыгам. (чыга) Исәнмесез кызлар!
Кызлар: Исәнме Лилия.
( Егетләр читән артында утыралар һәм кызларны күзлиләр. Берсе тавышланмагыз дип ишара ясый, икенчесе җиңел генә башына сугып ала. Марсель кинәт килеп чыга, калганнар аның артыннан.)
Малайлар: А-ХААААА!!!! ( Кызлар куркып китәләр)
1 егет: Исәнмесез, саумысыз!
Нигә кәҗә саумыйсыз.
2 егет: Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз.
7 кыз: Әй, Әпсәлам, Әпсәләм!
Сәлам бирдем әссәлам!
Сездән безгә тиештер бит..
Малайлар: Сәлам!
Барысы кызлар: Шуннан.
3 егет: Тугыз ким уннан.
Барысы кызлар: Шуннан.
4 егет: Утырга да шуган.
Барысы кызлар: Шуннан.
5 егет: Кишер белән суган..
Барысы кызлар: Шуннан?
6 егет: (аптырап) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!
(Егетләр кул селтиләр. Җырларга җыеналар, бер-берсенә капма-каршы басалар.)
7 егет: Эй, егетләр,кызлар, әйдәгез әле, жырлап алыйк!
Барысы : ( уртада басып торалар , өч төркемгә бүленеп җырлыйлар.)
“Без җырлыйбыз”
1)Без җырлыйбыз шаян җырлар,
Ә сез тыңлап торыгыз.
Әнә килә автомобил,
Булыр безнең җырыбыз.
О-хо-хо, о-хо-хо! Булыр безнең җырыбыз. 2 тапкыр (уртада басып торучы балалар урыннарында кала, калганнары ике яктан бии-бии капма-каршы “П” хәрефе ясап баса, кызлар уң, малайлар сул якта.)
2.Кызлар: ( кызлар малайларга каршы һәрбер аяктан икешәр тапкыр тыпырдап, кулга-кул тотынышып яки алъяпкыч итәкләрен тотып килә)
2) Әнә килә автомобил ,
Төягәннәр калайлар.
Безнең авыл малайлары ,
Туксан яшьлек бабайлар.
О-хо-хо, о-хо-хо! Туксан яшьлек бабайлар. 2 тапкыр (артка китәләр)
3.Малайлар: ( егетләр кызларга каршы һәрбер аяктан икешәр тапкыр тыпырдап, кулларын бер-берсенең иңнәренә куеп киләләр)
3)Әнә килә автомобил,
Төягәннәр капчыклар.
Безнең авылның кызлары,
Сиксән яшьлек карчыклар.
О-хо-хо, о-хо-хо! Сиксән яшьлек карчыклар. 2 тапкыр. (артка китәләр)
4. Барысы : ( уртада торучы балалар алга атлый куллары итәкләрендә)
4) Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып
Бергә басаек әле
Уйнап-көләп, җырлап-биеп,
Күңел ачаек әле.
О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле. (артка китәләр)
О-хо-хо, о-хо-хо! Күңел ачаек әле.
1 кыз: (алга чыгып)
Булды-булды. Кызлар !Малайлар!
Без биредә бик шаулашабыз.
Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.
Барысы кызлар: Әйдәгез, әйдә!
Малайлар: Без дә барабыз!
Барысы кызлар: Юк, без сезне алмыйбыз!
1 юн.: Барабыз! (ышаныч белән)
2юн.: Сезгә ярдәм итәрбез!
Барысы : Без барабыз !
2 кыз: Әйдәгез, чиләкләрне алаек.
( Көянтә-чиләкләрен алып җырлый-җырлый биеп баралар) Су юлы (татар халык җыры, башкара Сөмбел Билалова )
“Су юлы» (татар халык жыры, башкара Сөмбел Билалова) 1.Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
2.Суда сусар йөзә микән,
Салкын суга салмыйча?
Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
3.Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да;
Бәгърем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
4.Су буенда акбүз атлар —
Бар да каеш нукталы;
Сагынмамын, димә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.
Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.
3 кыз: Нинди ямьле чишмә буе!
4 кыз: Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,
Безгә карап көләсезме.?
5 кыз: Сайрар кошлар, саф чишмәләр.
Безнең җырны ишетәсезме?
6 кыз: Бик күңелле монда, әйдәгез, жырлап алабыз!
(Җырлы-биюле уен. Түгәрәкләнеп басалар)
Барысы : “Бормалы су” Нәкый Исәнбәт сүзләре Заһид Хәбибуллин көе
(Түгәрәк буйлап йөриләр уң якка алмашлап атлыйлар.)
1.Ай бормалы, бормалы ла, Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
(Түгәрәк буенча йөриләр, сул якка алмашлап атлыйлар.) Ал матурмы, гөл матурмы, Гөл булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.
Кушымта:
Ал гөл дә таң гөл, ( уртага баралар)
Сез кадерле яшь кызлар,
Сез уңган, сез чибәр, ( артка чигәләр ) Ил күгендә йолдызлар.
Дан безнең кызларыбызга, ( уртага баралар)
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның ( артка чигәләр )
Безнең ил җырларында.
(Түгәрәк буйлап йөриләр уң якка алмашлап атлыйлар)
2.Айкалмасын, чайкалмасын Китергән суларыгыз.
Кайсы йолдыз асларында
Йөрегән юлларыгыз?!
(түгәрәк буйлап йөриләр суң якка алмашлап атлыйлар)
Ал матурмы, гөл матурмы
Гөл булыйм юлларыңда.
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.
Кушымта:
(Капма-каршы басалар, ике яктан да берәр кеше чыгып парлап әйләнәләр, кире басалар,барысы да әйләнеп чыкканчы бииләр)
Яшь чаклар бер чак, Яшь гөлнең кадерен бел.
Ал белем, алга бар,
Белем гөле сүнмәс гөл.
Дан безнен кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.
7 кыз: Әйдәгез уеннар уйныйбыз .
Барысы : Әйдәгез, әйдәгез.
1 кыз: Нинди уен уйныйбыз?
Барысы : ” Капкалы уен”ын уйныйбыз
2 кыз: Яңа утырткан капканы
Баганасы бик шома.
Капка эләктереп калмасын
Ычкынырга чамала.
(Егетләр, кызлар парлашып басалар,парлары белән капкадан чыгалар.Көй беткәндә кайсы пар уртада калса , шуларга җәза бирелә.) Бер кыз белән егет кулларын өскә күтәреп басалар, калганнар капкадан чыга башлый. Капкачылар кемнедер тотып калалар. Җәза бирәләр.
Татар бию көе.
3 кыз: Марсельне нишләтәбез?
Барысы : Мәзәк сөйләсен.
3 егет: Марсель: Юк, мин табышмак әйтәм.
Сырлы, сырлы, сырлы ул,
Безнең белән җырлый ул,
Биетә дә, җырлата дә,
Күңелле ул, моңлы ул.
Я, нәрсә ул, әйтеп карагыз
Барысы : Гармун.
4 юн: Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле,егетләр
(Нияз гармунда уйный татар җыры яки татар биюе. Калганнар парлап әйләнәләр).
4 кыз: Айсылуны нишләтәбез?
5 егет: Жырласын.
Барысы: Юк, биесен
“Такмаклар”
( Бер кыз бии- 1 куплет дәвамында, 2-нче куплетында балалар такмаклар әйтә, 3-нче куплетта кул чабалар. Кыз биюдән чыга, ә егет керә.)
I ч. 1ч.) Кыз чыга бии;
2ч.) Балалар такмак әйтә.
Бие, бие, бие але, биегәне юк але
Биегәне булмаса да матур бии бит әле
3ч.) Кул чабалар, кыз биюдән чыга, егет керә
IIч.) 1ч.) Егет чыга бии;
2ч.)Балалар такмак әйтә;
Уфадан килгән егет оек чабата киеп
Монда килеп, итек киеп
Нишләп йөрисең биеп.
3ч) (Кул чабалар)
IIIч.) Балалар бии.
5 кыз: Кызлар, егетләр! Уйнадык та, җырладык тә,
биедек тә! Әйдәгез кайтыйк инде.?
Барысы: Эй, койтасы килмий бит але!
6 кыз: Кайтыик инде, әни өйде су көтә .
Барысы: Ярар! Әйдәгез!
7 кыз: Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип барган идем.
Тиз генә әйләнеп өйгә,
Кайтырбыз дигән идек.
1 кыз: Әле айлы кич җитмәгән,
Янмый күктә йолдызлар.
6 егет: Су алырга дип чишмәдән
Ашкына безнең кызлар.
7 егет: Балкырлар барлык йолдызлар,
Елмая безнең кызлар.
(Кызлар көянтә-чиләкләрен тотып горур басып торалар, егетләр аларга елгадан су алып чиләкләрен көянтәгә эләргә ярдәм итәләр. Кайты…
Бишавылда күңелле
кич
(“Аулак
өй” )
Катнашалар:
Мәфтуха – 70-80 яшьләрдәге әби, йорт хуҗасы
Исхак – аның оныгы, 17-18 яшьләрдәге егет.
Авыл яшьләре:
Мөҗип
Гаптеләүәл – сугышта катнашып кайткан егет
Дания
Мәрфуга
Салиха
Гали
Вакыйга безнең әби – бабаларыбызның яшь
чакларында Бишавыл авылында бара.
Б е р е н ч е к ү р е н е
ш
Гади
авыл өе эче. Ишектән кергән җирдә киң такта сәке.
Стена буйлап озын һәм тар буй сәке. Түрдә агач карават. Аның өстенә төрле зурлыктагы бизәкле мендәрләр өеп куелган. Шунда ук читләре чуклы ашъяулык ябылган өстәл.
Идәндә зур сандык. Кулдан эшләнгән агач шкаф. Аш миче. Ишек төбендәрәк ләгән һәм аның янында җиз комган. Ишек башында шамаил. Түшәмгә эленгән керосин лампасы яна. Өстәлдә чәй эчү өчен савыт – саба әзер тора. Өй челтәрле кашагалар, каюлы тастымаллар белән бизәлгән. Сәкеләрдә һәм идәндә сугылган паласлар.
Пәрдә ачылганда яшьләр гадәттәге уеннарын башлап торалар. Мөҗип эшләпә тотып иптәшләреннән көзге, йөзек, кулъяулык шикелле әйберләр җыя. Бер читтәрәк күзенә яулык бәйләнгән Исхак урнашкан. Мөҗип урынына барып утыра.
М ә р ф у г а.
Инде берәр уен уйнап алырга кирәк. Әйдәгез каеш бәрешәбез!
Г а л и. Туйдырда инде шул каешыгыз. Әйдәгез шешә тәгәрәтешеп…
Д а н и
я. Кирәкми, син мутлашасың! Йөзек салып уйныйк!
Г а п т е л ә ү ә л.
Өеңә кайт та, әбиең белән йөзек салыш. Мөҗип әйбер җыеп алды бит инде, шунсын уйныйк!
И с х а к. Әйе-әйе! Җәза бирәбез. Башлыйбызмы инде, наканис!
М ө җ и п.
(Эшләпә эченнән алган беләзекне күрсәтеп) Бу кешегә нинди җәза бирәбез?
Мәрфуга үзенең әйберен
танып кычкырып җибәрер чакта
авызын кулы белән каплап тыелып
кала.
И с х а к.
(Мәрфуга ягына бармак янап) Бумы? Бу чибәрне җырлатыйк әле.
М ә р ф у г а.
И- и — и! Исхак! Нигә мине алай итәсең инде! Мин җырлый белмим ич!
И с х а к.
Ярый, ярый! Кыланма, Мәрфуга! Җырчы икәнеңне беләбез бит.
С а л и х а.
Дөрес, дөрес! Җырласын әйдә.
Д а н и я.
Мәрфуга, җаныкаем! Күтәр әле бер күңелләрне! Җырлап җибәрче шаян җырларыңны!
Гаптеләүәл тальян гармуны алып уйный башлый.
Мәрфуга җырлый.
Агыйделләрдә бер бака
Ботын күтәреп ята.
Шул
баканы күрдем исә,
Көлеп эчләрем ката.
Әнә килә автамабил
Төягәннәр тал чыбык.
Күренмәсәгез дә карыйм
Күтәрмәләрдин чыгып.
Әнә килә автамабил
Төягәннәр карбызлар.
Яулык ябынган егеткә
Карамыйлар яшь кызлар.
Уч чабу, көлешү.
М ә р ф у г
а. (Исхакка җиңелчә сугып) Әйдә, капла күзеңне! Нәрсә авызыңны ачып каттың?
И с х а
к. (Яулыгын күзенә төшереп) Әйдәгез, әйдәгез, уенны дәвам итәбез, әйдәгез. Мәрфугага ирек бирсәң, иртәнгә чаклы җырларга әзер ул.
М ә р ф у г
а. Әттәк лә! Үзегез куштыгыз бит җырларга.
М ө җ и
п. (Эшләпә эченнән йөзек чыгара). Ә монсы нишләсен?
И с х а к
(башын боргалап тыңлап тора, кайсының тавышы чыгар икән, янәсе). Монсы биесен әле! (Яулыгын күтәреп куя).
Гаптеләүәл
тальянда уйный. Биергә Дания чыга һәм кызлар
биюен бии.. Яшьләр уч
чабып, такмаклап, аңа ярдәм итешәләр.
И с х а к
(күзенә яулыгын төшерә-төшерә). Шәп биисең, Дания. Мәрфуга мине каптырмаган булса, үзем сиңа
өйләнер идем.
Мәрфуга килеп аның ачык маңгаена чиертә.
М ә р ф у г а.
Менә сиңа! Менә сиңа! Мин сиңа чыгарга вәгъдә иттеммени
әле?
Г а л и.
Кара-кара Мәрфуганы, ничек кызарды!
М ә р ф у г а
(Галине куа-куа). Хәзер сиңа да эләгә.
М ө җ и
п (кулъяулык чыгара).
Монысын нишләтәбез?
И с х а к.
Пычак чакырсын.(Яулыгын күтәрә). Әһә, Мөҗип, үзеңнең кулъяулыгың бит. Әйдә пычак чакыр!
Барысы да аптырап калалар.
Г а л и.
Пычак чакыр?
М ө җ и п.
Нинди уен ул? Мин бит белмим андый галәмәтне.
И с х а к.
Хәзер өйрәтермен. Бу бик кызыклы уен, мин аны күптән түгел Гәйнәдә өйрәнеп кайттым.
Исхак өстәлдән пычак алып,
идән уртасына кадап куя.
Мөҗипне кулыннан тотып,
пычактан ике адым җиргә бастыра.
И с х а к.
Тезлән менә шушында. Күзләреңне чытырдатып йом, юкса уенны бозасың.
Мөҗип тезләнә һәм күзен йома.
Исхак мич янына китә.
Г а л и
(Мөҗипкә иелеп карап). Әй! Әй! Күзеңне ачма дип әйттеләрме сиңа? Нигә мутлашасың?
Исхак бер пар бияләй китерә, аның
уч төпләренә корым буялган.
И с х а к
(Мөҗипкә бияләй кидерә). Инде күзеңне ачмыйча гына: “Пычагым кил, пычагым кил!”- дип, битеңне
сыйпый-сыйпый кабатла. Күп тә үтмәс, пычагың килә дә башлар.
М ө җ и п
(Күзен ачмыйча гына). Алдашма! Идәнгә кадалган пычак ничек килсен ди!
С а л и х а!
Йә — йә, Мөҗип! Эшлә кушканны! Уен булгач, уен булсын, син мыеклы да без кыеклы мыни?
М ө җ и п
(битен сыйпый-сыйпый). Ярый күңелегез булсын. Пычагым ки- и-ил! Пычагым ки-и-ил! Пычагым ки-и-и-л!
Мөҗипның корымга
буялган йөзен күргәч, яшьләр
егыла-егыла көләргә тотыналар.
М ө җ и п.
(күзен ачып). Ни булды, нигә кешнисез!?
Иптәшләре тагын аңа күрсәтә — күрсәтә
көлешәләр.
Мөҗип көзгегә барып карый. Бераздан үзе дә көләргә тотына.
М ө җ и п. Ну
Исхак! Ну дус! Мин кызык итсәм, чыдый кал! Ә сез нигә минем өстән көләсез? Юкка шапырынасыз, туганнар, сезнең дә көлкегә калуыгыз бар.
Мөҗип ишек
катындагы ләгән янына барып битен юа,
Дания аңа комганнан су салып тора, тастымал
тоттыра.
Көлешү
тукталмый.
М ә р ф у г а
(Мөҗип янына килеп). Мөҗип, ә син нигә уенны туктаттың әле? Пычагың кузгала да башламады ич.
Көлешәләр
М ө җ и
п (битен сөлге белән сөртә-сөртә). Ярый – ярый, Мәрфуга! Көлеп кал җае чыккан чакта. Мә әле сөлгене элеп куй.
Мәрфуга сөлгене ала.
М ө җ и п.
Ядәч!
М ә р ф у г а.
Ай! Исемдә!
М ө җ и
п. Балакаем! Соң инде “исемдә”не әйтергә! Әйбер тоттырмас
борын әйтәләр аны!
Тагын да көлеш
М ә р ф у г
а. Ай хәчтерүш! (Иптәшләренә) Кичәгенәк әйбер тоттырудан ядәч аерган идек.Тәки отты бит, чукынчык! Әле
берсенә дә оттырганым юк иде. Һай җүнсез!
М ө җ и
п. Әйтелгән бит сезгә, егетләр белән ядәч аермаң дип. Әле ярый каюлы кулъяулык кына оттырдың. Әйттем бит мин сиңа: көлмә кешедән, авызың өшегән. Кая,
бир минем кулъяулыкны!
М ә р ф у г а.
Иртәгә бирермен, әле эшләнеп бетмәгән.
М ө җ и
п. Юк-юк! Без алай сөйләшмәгән идек. Уенның тәртибен бозасың. Мин оттырган булсам, күз сабынны шундук
биргән булыр идем.
М ә р ф у г а.
Күрсәт элек сабыныңны!
М ө җ и п.
Элек от, аннан соң күрерсең. Соңгы кабат сорыйм, кая минем кулъяулык?
Мәрфуга каелган челтәрле кулъяулык күрсәтә, ләкин
бирми, яшерә. Мөҗип куып тотып,
талап ала.. Шул мәлдә
егет кызның битен җиңелчә генә
тешләп ала.
М ә р ф у г а.
Үләм, битемне тешләде (битен уа).(Яшьләр көлешәләр).
Г а л
и, С а л и х а. Уң ягын бит, уң ягын! Ярата, димәк.
М ә р ф у г
а.(Кечкенә көзгегә карап) Әле ярый эзе калмаган. Үтерә
идем бу Мөҗипне.
М ө җ и п.
Әйдәгез уенны дәвам итик.
Исхак яулыгын
күзенә төшереп, урынына утыра.
М ө җ и п.
(Кечкенә көзге чыгара) монсына нинди җәза?
И с х а
к. Бу кешегәме? (Бераз уйлап тора) Бу кеше тагын берәр төрле ят уен өйрәтсен. (Яулыгын күтәрә төшә) Бу
бит Салиханың яулыгы. Әйдә, Салиха, башла! Күрсәт бер ят уен.
С а л и х а.
Исхак! Нинди яңа уен белим ди мин?
Г а л и.
Әбиеңнән сорашыр идең. Алар күп белә.
С а л и х а. Яңа уеннар белмим шул. Минем бит авылдан чыгып та йөргәнем
юк. Йөзек салу, шешә тәгәрәтү, каеш ыргытышу – шулар инде мин белгән уеннар. Мөҗип, йә әле син минем өчен уйнат!
М ө җ и п (торып Салиха янына килә). Була гына ул. Хакына
күнсәң.
С а л и х а. Күнәм – күнәм. Хакы ни соң?
М ө җ и п. Шул инде – бер
мәртәбә пәп иттерсәң. Әйдә кил (Салиханы кочып үпмәкче була).
С а л и х а. (егетне этеп җибәрә) К-и-и-т! Тәмәке исең
килә!
М ө җ и п. Юкны сөйләмә, Салиха! Тәмәкене авылда җимәгүр Гомәр генә тарта бит. Болай булгач, егетләр, Салиха да коры калмасын. Уен белмәсә, икенче сынау
бирик.
Г а п т е л ә ү ә л. Кәнишне! Берәр мәзәк сөйләп көлдерсен.
С а л и х а. И-и-и! Мәзәк – фәлән дә белмим мин.
Г а л и. Юк – юк! Сөйләмичә
котыла алмыйсың! Барысы да кушканны эшләделәр бит! Өлешеңә тигән көмешең.
С а л и х а. Юк, булмый миннән!
Г а л и. Булмаса, әйберен бирмәгез! Икенче вакытта уйныйм дип авызыңны
да ачма, Салиха!
С а л и х а. Ярар, алай булса, тырышып карыйм. Әлеге зимагор Гомәр
турында Мөҗип әйткән иде бит? Әнә шул бәндә тәмәке тарту гына түгел, аракы да эчә икән
бит!
Г а п т е л ә ү ә л. Кит
аннан! Мөселман кешегә хәмер эчү ярый торган эшмени? Булмас!
С а л и х а. Күпмегә алдым, шуңа саттым. Кешедән ишеткәнне генә әйтәм.
Д а н и я. Аны мин дә ишеткән идем. Шул Гомәр хатыныннан акча таптырып, күрше урыс авылыннан аракы китертә икән.
М ә р ф у г а.Әстәгъфирулла, тәүбә!
С а л и х а. Менә шушы кеше белән бер кызыклы хәл булган бит.
Г а л и. Йә, нәрсә сузасың,
сөйлә инде!
С а л и х а. Миңа бу турыда бик ышанычлы кеше ишеттерде. Шушы Гомәрнең
хатыны, өйдән чыгып киткән чакларда исерек ирен тыштан
йозаклап куя икән. Көннәрдән беркөнне ул ирен бикләп куярга оныткан бит. Нәкъ шул көнне әлеге дә баягы
миңа сөйләгән җиңгә аларга йомышка кергән икән. Керсә, чалкан китә язган: сакал – мыек баскан Гомәр абзый, кечкенә генә булып бөгәрләнеп, төнге чүлмәк өстендә утыра, ди. Ул, күрәсең, ишек тыштан
бикле, дип уйлаган, һәм, гадәттәгечә, тышка чыгып мәшәкатьләнмәгән.
К ө л е ш ү
С а л и х а. Әлеге җиңгә
сүзгә күршегә керә торганнардан түгел инде, тот та сора: “Улым, әниең кая китте?” Тегесе дә җор гына кеше инде, шундук ярып салган: “Әни тпру китте!”
К ө л е ш ү
С а л и х а. Мөҗип! Инде синең нәүбәт. Сүзеңдә тор инде: минем өчен бер
яңа уен өйрәтәм дидең ич.
М ө җ и п. Була, була! Мин әле генә яңа уен өйрәнеп кайттым. Миңа поднос
кирәк.
Исхак поднос китерә. Мөҗип аны идән уртасына
куя.
М ө җ и п. Инде бер чүмеч
су китерегез.
Дания су китерә. Мөҗип аны подноска сала.
М ө җ и п. Уенның исеме — чәч чакыру. Сез хәзер барыгыз дә бер бөртек
чәчегезне йолкып алыгыз да, суга салыгыз. Сезнең кушуыгыз буенча чәчләрегез үзегезгә таба килә башларга тиеш. Чәчне суга салгач, поднос тирәсенә килеп, “чәчем кил” дип чакырыгыз.
Барысы дә чәчләрен салалар һәм поднос тирәсенә
чүгәлиләр.
Г а п т е л ә ү ә л. Юкка
ышанабыз моңа, бусы да берәр – нинди этлек түгел микән.
М ө җ и п. Миңа нәрсә, ышанмасагыз алам да куям.
Д а н и я. Кызма – кызма!
Күрсәт әйдә этлегеңне.
Мөҗип беренче башлап суга иелә дә “чәчем кил” дип чакыра.
. Аның артыннан барысы да иеләләр.
Д а н и я. Кайда соң монда
чәчләр! Берни дә күренми бит.
М ә р ф у г а. Этешмәгез әле ул кадәр!
И с х а к. Иелмәгез ул кадәр, караңгы итәсез!
Яшьләр чәчләрен эзләп су өстенә иелүгә, Мөҗип бар хәленә
уч төбе белән суга суга һәм барысын да
коендыра.
Көлешү, төкерешү, битләрен-күзләрен сөртү башлана.
Г а п т
е л ә ү ә л. Һәй маладис! Шәп иттең бит! Тәки үчен апды, каһәр суккыры!
Д а н и
я. Ну Мөҗип! Безгә ачуланма, болай булгач.
С а л и х
а. Бер үкенерсең моның өчен, көне бүген түгел!
М ө җ и
п. Әйдәгез дәвам итик, эшләпәдә әйберләр бар бит әле.
И с х а
к. Мин әзер! (Яулыгын күзенә төшерә).
Мөҗип түгәрәк, чылбырлы
кесә сәгате чыгара.
С а л и
х а. Бу Гаптеләүәл абыйныкы бит. Җырласын.
И
с х а к. (Яулыгын күтәреп куя) Ярый, җырласын, Салиха аның җырлавын көтеп кенә йөри.
Г
а п т е л ә в ә л. (Гармунын ала) Нинди җыр җырларга икән инде сезгә?
М ә р ф у г а. Фронтта җырлаган җырыңны җырла.
Г
а п т е л ә ү ә л. Көзге ачы җилләрдәнеме? Аны күптән түгел җырладым бит. Менә мин патефон
платинкасыннан яңа җыр ишеттем, ике куплетын өйрәндем дә.
Җырның исеме “Арча”.
С
а л и х а. Арча нәрсә ул, агачмы?
Г
а л и. Их караңгылык! Авыл исеме ул. Кечкенә генә шундый.
Г
а п т е л ә ү ә л. Киресенчә, зур авыл ул, шәһәр хәтта. Татарстанда.
Гаптеләүәл Арча көен җырлый. Барысы да уч чаба.
М
ә р ф у г а, Д а н и я. Безгә дә өйрәт! Йә пластинкасын биреп тор.
М
ө җ и п. Өйрәтер.Уен бетмәгән әле. Тагын бер әйбер калды (Тарак чыгара).
И
с х а к. Бу Галинеке бит. Безнең бер уенны Гали белми ич әле, без аны ул армияда чакта уйный
идек.
Г
а л и. Беләм мин сезнең уеннарыгызны. Тагын нишләтергә уйлыйсыз?
С
а л и х а. Ярар. Ярар! Шаулама! Менә дигән уеннар. Өйрәт Исхак Галигә уеныңны.
И
с х а к. Уен “йолдыз санау” дип атала. Телескоп аша. Гали идән уртага бас!
Г
а л и. Булды. Ә телескобың кая?
И
с х а к. Менә.
Бер иске бишмәт китерә дә бер җиңен өскә
каратып,
бишмәтне Галинең башына каплый.
Мәрфуганы
ымлап чакыра һәм җиңне тотарга
куша..
И с х а к. Күрәсеңме һаваны?
Г а л и.
Күрәм, күрәм. Йолдызлар гына юк!
И с х а
к. Ашыкма. Хәзер күренә башларлар.
( Чүмеч белән су китерә һәм өстән җиң эченә сала).
Г а л и.
(Бишмәтен салып ата, кулын йодрыклый). Күрдем йолдызларны, инде үзегезгә күрсәтә башлыйм.
Шулвакыт тыштан ишек
каккан тавыш килә.
И
с х а к. Кызлар, кайсыгыз ишекне бикләде?
С
а л и х а. Мин. Теләсә-нинди малай-шалай кереп йөрмәсен, дигән идем. Хәзер ачам.
И
с х а к. Туктап тор. Дәү әни кайтты бугай. Йә, егетләр,
тиз качыгыз. Ә сез кызлар чәй әзерли башлагыз. Самовар сызгырып кына утыра шикеле. Мин әбинең гадәтен беләм. Егетләр, тиз булыгыз.
(Егетләр кайсы кая качып
бетәләр. Әби янә ишек кага)
И с х
а к. (Балалар тавышы белән) Кем анда! Әти — әни өйдә юк!
М
ә ф т у х а. (Тыштан). Мин, улым, мин!
Исхак ишекне ача. Мәфтуха ахылдап килеп керә.
Икенче күренеш. Шулар ук һәм Мәфтуха.
М ә ф
т у х а. Уф, җаным чыга дип торам! Йөрәгем тора да егыла, тора да егыла. Ахылдан килдем. Үлеп ятарсың юлда, әстәгъфирулла, тәүбә!
И с х а
к. Ни булды, дәү әни? Син бит кунып кайтырга булып киткән идең.
М ә ф т
у х а. Кунарсың, кунмый ни! Көтеп тор. Атнакич булдисә, берсе-бер өйдә утырмас. Шәмсия апаңнарга бардым – ишекләре бикле. Мин ни, аңарга ышаныбрак барган идем инде. Үзе дә чакырган иде, иркенләп
кил дип. Нурмөхәммәт кодаларга сугылдым, анда да балалары үзләре генә утыра. Ничек кеше азрак өйдә
утырмас! Әле ярый Нәгыймә апаң чәй эчереп чыгарды, югыйсә кайтып җитә алмый идем, билләһи!
Ә
син, Исхак, монда кызлар җыеп утрасың икән. Нәрсә, берүзеңә шулкадәр кыз килдемени? Артыграк булмасмы? Әллә хакың шулай күтәрелдеме? (кызлар тыйнак кына
көләләр). Әле ярый егетләр китермәгәнсең икән, табагач эләктерер идем сыртларына мутларның!
Чәй әзерләүче кызлар
авызларын яулык һәм куллары
белән каплап кына көләлә.
М ә ф т у х а. Ә сез нәрсәгә ыржаясыз?! Пешерегез тизрәк чәегезне! Эшкәптән алыгыз шуннан. Мин тәһарәт кенә алып керим. Ахшамны да укырмын шуннан соң. Уф тамагым ярыла.
Комган алып чыгып китә .Кызлар
кечкенә чәйнектә чәй
пешерәләр.Өстәл әзерлиләр.Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.
М ө җ и п. Исхак! Без гел шунда качып ятыйкмыни инде? Тапса нишләрбез?
Г а л и. Әллә әбиең
югында ычкыныйкмы?
И с а к. Юк – юк! Ишек алдында күрә ул
сезне.
Г а л и. Күпме ятырга була соң сәке астында тузанда?
Д а н и я. Сезнең урыныгыз шунда булачак та инде, өйрәнә торыгыз!
Г а п т е л ә ү ә л. Телеңә салын әле күбрәк, Дания!
Чоланнан дөбердәгән тавыш килә. Егетләр качалар
Исхак шкафтан аракы чәкүшкәсе ала.
И с х а к. Мәрфуга! Килче бире!
Мәрфуга Исхак янына килә. Тегесе аңа ачык шешәнең
авызын иснәтә. Кыз борынын
читкә бора.
М ә р ф у г а. Үләм, нәрсә бу? Аракы түгелме соң? Нәрсә, әбиең аракы эчәмени, әллә үзең чөмерәсеңме?
И с х а к. Саташтыңмы әллә, Мәрфуга? Дәү әни аны авырткан җиренә, аягына уа бит. Бик тә шифалы ди. Мә тот!
М
ә р ф у г а. Минме? Ю-у-у-к!
И
с х а к. Тиз бул, дәү әни керә. Син моны аның чәенә азлап кына тамыз, йоклап китмәсме.
Мәрфуга шешәне алъяпкыч астына яшерә. Мәфтуха керә.
М ә ф т
у х а. Бисмиллаһиррахманиррахим! Уф аллам! Чоланда егыла яздым бит. Аягым сына иде, билләһи, имгәнә идем. Корткага күп кирәкмени?
Әле дә аллаһе
тәгалә саклады. Йә, чәегез пештеме?
М ә р ф
у г а. Пеште – пеште, Мәфтуха әби, әйдә өстәл янына утыр.
М ә ф т
у х а. Хәзер, кызым, хәзер.
Мәфтуха комганын урынына
куеп, шунда гына эленеп
торган сөлгегә кулын сөртә. Мәрфуга аның
чәенә яшертен генә
аракы агыза.
Д а н и я. Әйдә, әбекәй! Үзеңнеке кебек итеп эч, үз
өеңдәге кебек бул.
Барысы да көлешәләр. Мәфтуха, “Бисмилла”
әйтеп, өстәл
янына килеп утыра. Чынаяк тышка чәй
салып эчә башлый.
Аннан соң аңа карап торган яшьләргә игътибар итә.
М ә ф т у х а.
Ә сез, кызлар, нигә утырмыйсыз? Әйдәгез, җитешегез! Бергәләп күңелле була ул.
С а л и
х а. Юк – юк, Мәфтуха әби! Без яңа эчкән идек әле.
М ә ф т
у х а. Эссе булып китте бит әле, һ-и-и-и!
Француз яулыгын сала һәм эчке ак яулыктан кала.
Мәрфуга әбинең
чәенә тагын чәй агыза һәм аракы тамыза.
М ә ф т
у х а.(Бер-ике йотым чәй эчкәч). Бигрәкләр лә затлы икән бу чәй! Кулларың да, кызым, бик шифалы икән: күңелләрем күтәрелеп китте. (Чынаякны төпли). Кая , кызым, көйлә, булмаса, тагын
берне.
Мәрфуга тагын чәй агыза һәм әби күрмәгәндә аракы
тамыза.
Әби авызын пешерә-пешерә чәй эчә. Кызлар, нәрсә булыр
икән, дип, көтеп торалар. Мәфтуха чынаякны каплап, дога кыла.
М ә ф т
у х а. Бик әйбәт булды! Игелекле балалар икәнсез.Ай-һай, тирләдем кана. Түшелдерикне дә салам инде, бер булмаса. Кая, кызлар, булышыгынз әле! Монда
ир-ат юк ич, ә син, Исхак балам, китеп тор.
Исхак
элгәртегә (аш-су әзерли торган мич алдындагы
почмак) чыга. Дания белән Мәрфуга, әбинең изүен
ычкындырып, калфак кигән башы аша
күлмәк
эчендәге каеп эшләнгән күкрәкчәсен салдыралар.
М ә ф т
у х а. Менә җәннәт кайда-а-а! Бигрәкләр лә рәхәт шул. Бүген нинди һәйбәт кич! Ә ничек начар башланганые. Сезнең белән үзем дә яшәреп киткәндәй булдым әле. Менә инде биисем дә килеп китте. Кызлар,
такмак әйтә беләсезме? Ягез әле ягез! Биетегез әбиегезне!
Кызлар бергәләп такмак әйтәләр. Мәфтуха бии
башлый.
К
ы з л а р. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Әтинеке-әнинеке, әтинеке-әнинеке. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Кыңгыр буга һу-һу, кыңгыр буга һу-һу. Кыңгыр буга һу-һу, кыңгыр буга һу-һу. Килде-китте-килде-китте. Әтинеке-әнинеке…
Бию
кыза, егетләр уч чабалар.
М
ә ф т у х а (хәле бетеп). Уф! У-у-у-ф! Нигә соң шунда егетләрне дә чакырмадагаз? Гармунга биеткән булырлар иде.
Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.
Е
г е т л ә р. Менә без, Мәфтуха әби!
Г а п т е л ә ү ә л. Менә гармун, кирәк булса (гармунны бакырта).
Мәфтуха аптырап кала. Барсы да тына.
М
ә ф т у х а. Нәмәстә?! Кем чакырды әле сезне монда? Ай ристаннар! Нишләп йөрисез монда чукынып?
Мәфтуха тиз генә озын табагач алып килеп,
егетләрне куа башлый.
М
ә ф т у х а. Барыгыз, ычкыныгыз моннан, исән чакта!
Егетләр
чыгып китәләр. Әби кызларга карап тора.
М
ә ф т у х а. Сезгә дә эләгә! Беләм мин сезне, сигәкләрне: артны борып өлгермисең, килеп тә туласыз! Җитмәсә, малай-шалай ияртеп китерәсез! Йә әле,
кай җирегез кычыта!
Кызларны куа. Тегеләр кычыкырышып чыгып китәләр.
М ә ф т у х а (Исхакка). Ә син шулай өй карап утырасыңмы? Менә мин сине! (Исхакны куалый) Икенчедә акыл булыр! Мин сиңа ни әйттем,
бала -чага тутыр, дип әйттемме?
И с х а к. (кача-кача) Дәү әни, кызма! Дәү әни, кызма яме!
М ә ф т у х а. Кызмам менә! Хәзер эләктерәм! (Селтәнә, Исхак куркып кычкыра) Әби көлә.
М ә ф т у х а. Ә-ә-ә-ә! Курыктыңмы? Котың ботыңа киттеме? Нәрсә каттың, бар чакыр иптәшләреңне, кая чыгып шылдылар!
Яшьләр керәләр.
К ы з л а р. Без китмәдек әле, Мәфтуха әби!
Е г е т л ә р. Без дә мондабыз әле, әби.
М
ә ф т у х а. Шулай булыр шул, беләсез шул әбиегезнең йомшак күңелле икәнен. Уйна мут малай, гармуныңны,
(кызларга) ә сез, шыртыйлар, биең. Сез дә егетләр, катып утырмаң! Йәгез, эләктермәс борын!
Бию башлана.
Яшләр бииләр, әйләнәләр, әбине дә чакыралар,
ул да катнаша. Кинәт гармун тукталып
кала.
Г
а п т ел ә ү ә л (баша белән ымлый). Т-с-с!
Яшьләр ике якка аерылып китәләр һәм карават читендә йоклап утырган әби күренә. Кызлар аның читеген салдырып алып, мендәргә яткыралар. Исхак иптәшләренә ишарәли, тегеләре сак кына чыгып
китәләр.
Исхак лампаның утын
киметә.
Өстәге
материалда Свердлау өлкәсе Красноуфимск
тирәләрендәге авылларда була торган кич
утыру йоласы китерелгән. Дөресен әйткәндә, Бишавыл
авылында 1940 – 50 елларда аулак өйдә вакыт
уздыру менә шулайрак үткән. Монда китерелгән
яшьләрнең исемнәре реаль тормышта яшәгән
егет-кызларның исемнәренә туры килми.
Гуру Песен Популярное
А
Б
В
Г
Д
Е
Ж
З
И
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Э
Ю
Я
#
A
B
C
D
E
F
G
H
I
J
K
L
M
N
O
P
Q
R
S
T
U
V
W
X
Y
Z
Зөлфия Шакирова — Утыраек әле бүген кич. | Текст песни
- Тексты песен
- Зөлфия Шакирова
- Утыраек әле бүген кич.
Урманнарга керсәң, агачларның
Кәкересен кисмә, узен кис.
Гел генә дә бергә җыелеп булмый,
Утыраек әле бүген кич.
Урманнарга керсәм, хайран калам
Яшь имәннең бөгелгәненә.
Үз-үземә дуслар, хайран калам
Сезнең өчен өзелгәнемә.
Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Шауламаган агач калмасын.
Кай җирләрдә йөрсәк, яхшы булыйк,
Сокланмаган кеше калмасын.
Еще Зөлфия Шакирова
Другие названия этого текста
- Зөлфия Шакирова — Урманнарга керсәң (Татар халык жыры) (1)
- Зөлфия Шакирова — Урманнарга керсәң (0)
- Зөлфия Шакирова — Урманнарга керсәң (Тх ж) (0)
- Зөлфия Шакирова — Утыраек әле бүген кич. (0)
- Татар халык җыры — Урманнарга керсәң (0)
Популярное сейчас
- 11 А сценка — Контрольная работа
- Vspak — Хочу
- . — Samir al-Bashir — in aradtum
- Margarita~Belenkova — Mama~♥
- Снежинка — Из фильма «Чародеи»
- Александр Малинин — Мольба (лучшая песня о любви)
- тикос грув — ай донт ноу вот ту ду
- Курган feat. Агрегат feat. Даша Астафьева — Вчителька моя
- Adolescentes Orquesta — Virgen (salsa)
- Грузинская песня — Сулико
- Ramones — Blitzkrieg Bop(ай оу летс гоу)))
- Казян ОУ74 — В твоём… [live]
- Паша Изотов — Нежно
- Государственный Кубанский Казачий хор — Птичка-Невеличка По Полю Летает
- Забайкалье — Узенький проулочек
Видео
Зурлар катнаш төркемендә
“Бүген бездә аулак өй” кичәсе»
Максат һәм бурычлар:
-
Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.
-
Балаларны мили йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.
-
Сөйләм телен үстерүгә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.
-
Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф- гадәтләрен яңарту, балаларны татар халкы традицияләрендә тәрбияләү; гореф – гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халкының уеннарын, җырларын өйрәтү; әдәплеккә; бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Дәрес барышы:
Көй яңгырап тора, балалар чыгалар һәм ярым түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле кунаклар!
Хәерле көн сезгә бу җирдә.
Барчабыз яраткан “Аулак өй” кичәсен карарга
Чакырдык без бүген сезне дә.
Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.
Татар хатын кызларының кулларыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен өрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар – ул, иң элек матур итеп үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр- бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, шушы “Аулак өй” күренешен уйнап күрсәтербез. Ул күңелле үтсен.
Җыр: “Әссәләмәгәләйкем”
Фирүзә: (уртага чыгып)И, дусларым, дусларым!
Мин бер нәрсә уйладым.
Барысы бергә: Нәрсә? Нәрсә? Әйт тизрәк.
Фирүзә: Ничек булыр апаларга,
Аулак өй бүләк итсәк.
Барысы бергә: Яхшы булыр, яхшы булыр.
Камиль, тәрбияче, Диләрә уртага чыгып басалар:
Камиль: Апа сез булырсыз аулак өйнең хуҗасы.
Диләрә: Димәк, аулак өй дә сезнең әйдә булачак.
А.Б. Ярый, дуслар мин риза, Аулак өй бездә була.
Разалия белән Зәринә уртага чыгып:
Разалия: Аулак өй әбисез булмый,
Аңа бабай да кирәк.
Аңа әби дә кирәк.
Зәринә: Әби, бабай үзебездә,
Ул яктан проблема юк безнең.
Разалия: Әйдәгез, дуслар башлыйбыз
Аулак өйне тизрәк.
Зәринә: Әби, бабай сез кайда
Аулак өй бүгән монда.
А.Б. Кайда икән соң безнең әби белән бабай. Әби, бабай сез кайда.
Әби белән бабай чыгалар.
А.б. Аулак өй ясарга булдык әле без.
Әби,бабай: Булсын булсын без риза. Аулак өй бүген монда.
Фирүзә: Бигрәк яхшы безнең әби,
Бигрәк шәп безнең бабай.
Аулак өй ясыйк диләр,
Аулак өй ясыйк өйдә.
Әби, бабай бергә: Әйдәгез аулак өйгә.
Җырлы- биюле уен:
Әйдә безгә килегез
Капкалардан керегез
Капкалардан керегез
Өебездән үтегез
Өебездән утегез
Җырлап бәйрәм итегез
Җырлап бәйрәм итегез
Кунак булып китегез.
Диләрә: Сез дә килгәнсез икән,
Без дә килгәнбез икән.
Аулак өйләр хөрмәтенә
Биеп җибәрик микән.
Барысы бергә: Биибез, әйдәгез биибез.
Парлашып бию
Әби: Менә бит аулак өй дигәч, никадәр кунак җыелды.
Бабай: Әле ярый сызгырып та җибәрмәгәнмен, бөтен авыл халкы җыелыр иде, карчыккаем.
Әби: Әйдә әле карткаем, үзебез яшь чакта яратып уйнаган уенны өйрәтик әле шушы балаларга.
Бабай: Ә, бияләй салыш уенын әйтәсеңме? Әйе, шул бияләй салыш уенын уйнаганда таныштык та инде без синең белән.
Әби: И, барысын да сөйләп бетермә инде.
Алып баручы: Әйдәгез, бияләй уенын уйныйбыз.
(Балалар идәнгә төзелеп утыралар, алып баручы 1 балага бияләй бирә. Шул бала уртага чыга да табышмак әйтә)
Аделина: Су түгел- сыек,
Кар түгел- ак.
Ул нәрсә? ( Сөт)
Ильяс: Авызы өстә,
Күзе төптә.
Ул нәрсә? (кое)
Разалия: Башы да тишек,
Төбе дә тишек
Уртасында ут
Читендә су.
Ул нәрсә? (Самовар)
Нияз: Колаклы ябалак
Кышта колакны саклый. (бүрек)
Айнур: Өй түбәсенә баскан,
Трубкасын капкан. (морҗа)
Алып баручы: Ярар, балалар бик күп табышмаклар беләсез икән.
Земфира: Мин беләмен шундый уен
Чүпләмле диеп атала.
Шул уенны уйнаганда
Зур игътибар сорала.
Уйныйбызмы?
Барысы бергә: Уйныйбыз! Уйныйбыз!
( Балалар түгәрәккә басып җырлап әйләнәләр.Алып баручы 1 баланы түгәрәктән ала да кирегә таба әйләнеп йөри. Теге бала башка бер баланы ала. Шулай беткәнче дәвам итә. Ахырда 1 генә бала кала.)
Алып баручы: Нишләтәбез Земфираны?
Барысы бергә: Җырлатабыз!
Җ
Җыр: “Гөлкәйләрем”
Әби: Менә мондый күңел ачулар файдалы эш белән бергә барса әйбәтрәк булыр иде ул. Менә минем кулымда нәрсә икән бу балалар?
Балалар: Орчыклар.
Әби: Әйе, балалар орчыклар. Ә орчыкта җепләр. Менә шушы җепләрне йомгакка чорнап бирсәгез бик әйбәт булыр иде. Моның өчен кунак апаларның ярдәме кирәк булыр.Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр.
( 6 бала, 6 тәрбияче чыга. Балалар орчык тотып тора, тәрбиячеләр чорныйлар. Җиңүче билгеләнә.)
Әби: Менә шулай аулак өйләрдә күңел дә ачканнар, файдалы эш тә эшләгәннәр.
Бабай: Ә, егетләр ярыша- ярыша матур итеп җырлаганнар.
Алып баручы: Алай димә, бабакай. Бездә егетләр дә, кызлар да бик матур җырлыйлар. Әйдәгез әле егетләр, әйдәгез әле кызлар җырлап күрсәтик әле.
Райнур: Җырларга икән җырларга
Ялындырып тормыйбыз
Аулак өйләр гел булмый ул
Гел дә без җыелмыйбыз.
5 кыз, 5 малай кара-каршы алмагачлары җырын җырлыйлар.
Алып баручы: Үрешле биибез, балалар.
Бию үрешле.
Әби: И балакайларым, бигрәк уңган балалар да инде үзегез. Менә минем сезгә тагын бер уен уйнатасым килә әле. Бу уен базарлы дип атала.
-
Сез базарга йөрергә яратасызма?
-
Яратабыз.
-
Кемнәр белән йөрисез базарга?
-
Әни белән.
-
Әйдәгез әниләр белән уйныйбыз бу уенны.( Балалар түгәрәк ясап баса. Әби бер бала каршысына барып, чакырып ала. Һәм алар кире әйләнеп китәләр. Әби ул яктан да бер баланы чакырып ала. Шулай так санда кеше җыела 5,7. Уртада кулга кул тотынып бииләр һәм парлашалар бер кеше артык кала. Шул кеше яңадан уенны башлый. Уен ахырында калган кешегә җаза бирәләр.)
-
Фирүзә: Бигрәк матур уен, ошадымы?
Раилә: Ошады.
Фирүзә: Шуннан.
Раилә: Утырган да шуган.
Фирүзә: Кем?
Раилә: Кем дигәндә үзе, маңгаенда күзе.
Фирүзә: Белдеңме?
Раилә: Белдем. Колагыма элдем.Бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып китте.
Фирүзә: Күр.
Раилә: Сөйләгәндә мине дә күр.
Фирүзә: Ник?
Раилә: Син сорамас микән дип.
Фирүзә: Ишетмәдем ни дидең?
Раилә: Базарда колак саталар дим.
Фирүзә: Нәрсә?
Раилә: Рәхмәт.
Фирүзә: Киявең булсын Әхмәт
Раилә: Яхшы сүзең өчен рәхмәт.
(урталарына малай чыга)
Айнур: Сүз көрәштереп тормагыз әле. Менә минем кебек тизәйткеч әйтергә өйрәнегез:
Алма,алма,
Алма алмаланганда.
Алмалар да матур була,
Яңгыр тамгалаганда.
А.Б:Балалар тагын кайсыларыгыз тизәйткечләр әйтә.
Диләрә: Бие, бие, бие әле,
Биегәнең юк әле.
Биегәнең булмаса да,
Бергә биерсең әле.
Земфира: Без, без, безелдек,
Без бер рәткә төзелдек.
Биибез дә уйныйбыз,
Бер дә оялып тормыйбыз.
Нияз:Җырла, җырла дип әйтәсез,
Минем җырым өч кенә
Өч булмыйча ничә булсын,
Мин үзем дә кечкенә.
Ильмир: Әйбереңне югалтсаң,
Кабат сатып аласың.
Намусыңны югалтсаң
Бернәрсәсез каласың.
Алып баручы: Күрдеңме әби, безнең балалар нинди уңган.
Бабай: белмәгән һөнәрләре дә юк бит аларның, хәзерге заман балаларының.
Әби: Хәзерге заман балалары бит алар компьтерны белеп туалар.
Бабай: Әйе шул белеп әйтәсең.
Әби: Өйдә кунакларны тикшереп карыйк әле. Алар да безгә тизәйткеч әйтеп карасыннар әле.
Бабай: Аулак өйгә килгән бар кешене тикшереп карарга кирәк.
(Кунакларга тизәйткечләр бирелә)
Кунаклар әзерләнгәнче
Г.Фирүзә башкаруында җыр: “Әнием”
Әби: Сезгә ошадымы, балалар.
Балалар: Әйе.
Әби: кунаклар ә сезгә ошадымы?
Кунаклар: Әйе.
Әби: Ул аулак өйләрдәге уеннарның кызыклыгы, карткаем, хәтерлисеңме?
Бабай: Хәтерлим.
Әби Нәрсәләрне хәтерлисең?
Бабай Күз кысышлы уйнаган вакытта эләктереп алдың да инде син мине.
Әби: Син шуңа гомерең буе сөенеп яшәдең дә инде.
Бабай: Ник яшәмәскә, мондый карчык, мондый хатын миндә генә бит.
А.б: (Әби яныны килеп ) Әби син бабайга 50 ел буе “карткаем” “җаныкаем” диеп кенә эндәшкәнсең.
Әби: И, балам, карткаем, җаныкаем дип эндәшеп йөреп, исемен дә онытканмын.
Бабай (читтәнрәк килеп) Нинди серләрегез бар анда, миңа да сөйләгез әле.
А.б.Шакир бабай сез Хәмдебану әби белән 50 ел бергә яшисез. Сез шундый матур, уңган гаилә. Ә ничек танышканыгызны сөйләмәдегез.
Барысы бергә: Сөйлә инде Шакир бабай,сөйлә.
Бабай: Сөйлимме Хәмдебану сиңа ничек әйләнгәнемне?
Әби: Сөйлә, сәйлә җаныкаем, тик арттырып кына җибәрмә.
Бабай: Ярар, мин сөйли торыйм , сез эшегезне эшли торыгыз.
Хәмдебану әбиегез белән аулак өйдә очраштык һәм бер күрүдә бер-беребезне яраттык. Шуннан соң мин аны үзебезгә урлап алып кайтырга булдым.Ә ул башта риза булмады. Кешеләрдән оят диде. Шул вакыт мин аңа өчкә кадәр саныйм риза буласыңмы диеп катырак эндәшкән идем, ризалашты. Шул вакыттан бирле мин икегә кадәр дә санап җиткезә алмыйм.Ул инде бөтен сүзне тыңлаган була. Аллага шөкер.
А.б. 50 ел буе бергә яшәгәч, без сезгә бер җыр бүләк итмичә булдыра алмабыз инде. Әйдәгез әле балалар җырлап күрсәтик әле.
Җыр “Әби белән бабай”
Фирүзә: Уйнадык та, җырладык та,
Бүген бездә аулак өй.
Аулак өйдә булмаганнар
Безнең күңелне аңламый.
Райнур: Татар халык иҗатын,
Милли гореф- гадәтен
Тугры халык антларга
Сүз бирәбез сакларга.
Әби: И, онытып торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.
Диләрә: Дуслык җебе өзелмәс ул,
Халык моңы бер җирдә.
Безнең мондый очрашулар
Истә калсын гомергә.
Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.