Бүлмә ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлләргә яшелчә, җиләк-җимеш куела. Музыка астында балалар бүлмәгә керә.
Тәрбияче. Хәерле көн барчагызгада.Балалар, карагыз әле күпме кунаклар килгән.Әйдәгез алар белән исәнләшик. (Исәнләшү).
- Балалар, ә хәзер кайсы ел вакыты соң әле ул? (Көз)
- Әйе балалар хәзер көз вакыты
- Көзнең матурлыгын шигъри юллар белән әйтеп китик әле.
Алсу. Саргая таллар,усаклар,
Алмагачлар һәм каен.
Көннән көнгә арта бара
Җир өстендәге алтын.
Айнур. Көннәр инде салкынайды,
Кышлар бераз якынайды.
Тирә – юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы.
Мәдинә. Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек тырыш көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.
- Булдырдыгыз балалар, әйдәгез шушындый матур, юмарт, алтын көзне мактап җыр җырлап та китик әле.
“Яфраклар бәйрәме” җыры башкарыла.(Л.Лерон сүзәре, Р.Еникеева музыкасы)
- Ә көзнең иң зур бүләге нәрсә микән соң?
Назлыгөл. Көзнең иң олы бүләге
Икмәк тора табында.
Тормышыбыз ямьле булыр
Икмәк булган чагында.
- Ә без сезнең белән икмәк, ипекәй турында нинди мәкальләр беләбез.
Икмәк – илебезнең төп байлыгы.
Ил терәге – икмәк.
Икмәкнең валчыгы да изге һәм кадерле.
- Әйе балалар бик дөрес әйттегез.
- Балалар көз әле ул яфраклар бәйрәме генә түгел,ярминкәләргәдә бай чор.
Ярминкә — ул әйберләрне сатып алу урыны.. Борын – борын заманнан ук кешеләр ярминкәдә үзләренең уңышларын, кул эшләрен сатканнар. Ярминкәдә кызык һәм кешеләр күп була. Менә безнең районыбыздан да зур- зур шәһәрләргә бәрәңгеләр, кишерләр һәм башка бик күп яшелчәләрне алып барып ярминкәдә саталар. Балалар, әйдәгез әле бездә бүген сезнең белән шундый ярмикәдә булып алыйк.
Балалар урындыкларга утыралар. Алия белән Искәндәр алга чыгып баса.
Алия. Исәнмесез, ярминкә җитте, беләсезме.
Килде ярминкә даулап,
Килде ярминкә шаулап,
Бәхет, муллыклар яулап.
Искәндәр. Әй Иш бабай, Иш бабай
Мич башыннан төш давай.
Кызыкайлар, дускайлар,
Эшегезне ташлагыз
Йон йомарлап ятмагыз,
Ярминкәгә әйдәгез.
Бабай белән балаларны үзләре белән ияртәләр.Балалар өстәлләр янына басалар.
Алсу. Көзге табын бай табын,
Кыяр ,карбыз һәм кавын.
Телем – телем теленгән.
Өем – өем өелгән.
Фирүзә. Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле,
Капсаң эри авызда ,
Һәр кисәге бал төсле.
Зәлия. Ә җимеше, җимеше –
Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
Чулпан. Көз – сылу килгән ерактан,
Нәрсә генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган
Мәдинә. Каеннарга сары яулык,
Миләшкә — муенсалар.
Чиягә көрән алкалар,
Бигрәк килешеп торалар
- Балалар карагыз әле, нинди зур безнең ярминкә базары, нинди бай безнең ярминкә базары.
Назлыгөл. Шундый зур безнең базар.
Шундый бай безнең базар.
Алмасы, әй алмасы,
Әй татлы соң, әй тәмле!
Әфлисуннар, лимоннар,
Өелгән катлы-катлы.
Чулпан. Шундый зур безнең базар,
Шундый бай безнең базар.
Базар бай, кесәсе ай-вай!
Шарым- дарым-тәңкә ярым,
Күпмегә алсаң, шуңа сатам.
Кирәкме алмыйсыңмы
Руслан. Базарга һәркем килер,
Үзенә кирәген алыр,
Бай килсә — мал алыр,
Ярлы килсә — чабата алыр.
Искәндәр.Итек – читек, энә-безләр,
Матур итеп теккәннәр.
Кирәкмиме, алмыйсызмы?
Әллә киеп карыйсызмы?
Әллә биеп карыйсызмы?
- Кызлар әллә чыннан да биеп карыйсызмы соң?
“Татар халык биюе” башкарыла.
Алия. Килдегез сез ярминкәгә
Бәхет муллыклар яулап,
Апакайлар, дускайлар
Гел утырып тормагыз,
Бездән товар алыгыз.
- Бүген бездә сатып алу гадәти генә түгел. Балалар, әйдәгез әле сата торган товарыгызны табышмак белән әйтегез.Табышмакның җавабын әйткән кешегә товар.Ә сатучыга күчтәнәч бирелә.
- Үзе бер бөртек, эче – мең бөртек.
Башы җирдә — койрыгы коймада.(кабак)
- Чәчәге агачында, алмасы тамырында(бәрәңге)
- Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны тугыз кат. (суган)
- кат-кат тунлы карыш буйлы (кәбестә)
- Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә (кишер)
(килгән кунаклар алдына конфетлар куела , табышмакның җавабын әйткән кешегә товар бирелә.Ә алар сатучыга конфет бирә)
Алия. Рәхмәт сезгә, апалар.
Оста җавап бирдегез,
Җавабын тиз белдегез.
Инде сезгә әзерләгән
Җырны тыңлап китегез.
Такмаклар.
Көзне үлеп яратам мин
Таңнан торам бакчага
Яшелчәләр бакча тулы
Сатып алмыйм акчага
Монда кәбестә утыра
Ә монда көдрә кишер.
Әппитит шунда ачыла
Утыр да кишер кимер.
Помидорла ишелеп уңды
Ашый – ашый кабардык.
Алма бездә азрак булды
Күршенекенә бардык.
Ә бәрәңге – бәрәңге
Бәрәңге море булды
Бәрәңге сала – сала
2 базыбыз тулды.
Әнә килә автомобиль
Помидор төягәннәр.
Ярминкәдә апаларны
Каенга сөягәннәр.
Әнә килә автомобиль
Төягәннәр кыярлар.
Күтәрмикче борыннарны
Бәлки 5 ле куярлар.
Рус киеменнән бер кыз керә.
Здравствуйте ребята.
- Здравствуйте.
- А на ярмарке для меня что у вас есть?
Нука овощи встали в ряд.
Чулпан. Я красный, толстый помидор.
Люблю детишек давних пор.
Я витаминов сундучок.
А ну –ка откуси бочок.
Искэндэр. Я свежий, и соленый
Весь пупырчатый , зеленый
Не забудь меня дружок.
Запасай здоровье впрок.
Назлыгөл. А я сочная капуста
Витаминами горжусь.
В голубцы, борщи салаты
Я конечно – пригожусь.
Алия. От морковки толку больше.
Чем от пепси и конфет.
Всем она приносит пользу.
И цены ей просто нет.
Хороводная игра «Урожай собирай» (слова Т.Вальгиной,музыка А.Филипенко)
Мы корзиночки несём,
Хором песенку поём,
Урожай собирай
И на зиму запасай.
Ой — да собирай
И на зиму запасай.Мы ребята, молодцы,
Собираем огурцы,
И фасоль, и горох,
Урожай у нас не плох.
Ой — да и горох,
Урожай у нас не плох.Ты, пузатый кабачок,
Отлежал себе бочок,
Не ленись, не зевай,
А в корзинку полезай
Ой — да не зевай,
Да в корзинку полезай.Едем, едем мы домой
На машине грузовой.
Ворота отворяй
Едет с поля урожай.
Ой — да отворяй
Едет с поля урожай.
- Балалар, 2 коннэн безнең өлкәннәр көне дә җитә. Һәм шушындый матур , мул көз аенда безнең яраткан Равилә апаның да туган көне булып узды. Аңа 55 яшь тулды. Әйдәгез әле без аны котлап китик.
Һәр иртә саен бакчада
Елмаеп каршы ала.
Яхшы теләкләрен әйтеп,
Өйгә озатып кала.
Котлыйбыз, котлыйбыз
Сине юбилей белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшә син шатлык белән.
Юлларыңа синең бары
Алсу нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сиңа бары
Шатлык-бәхет китерсен.
Балалар ясаган бүләкләрен бирәләр.
- Апалар, сез бит безне бик яратасыз, безнең Равилә апабызны да яратасыз. Әйдәгез әле Равилә апабызга багышлап, безнең белән “Коймакларны”ны уйнап- җырлап китик.
Равилә апаның туган көненә
Без чакырдык кунаклар
Кунакларның килуенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң
Менә шулай күпергән,
Менә шулай җәелгән.
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал
Теләгәнеңне сайлап ал!
Һәр көн саен күрешеп, хәл белешеп торган, катлаулы мизгелләрдә аңлатып ярдәмгә килгән, уңышлы вакытларда янәшә булган, үзенең эш-гамәлләре белән чиксез рәхмәтемне яулаган хөрмәтле хезмәттәшем,җитәкчем Равилә апа Сине шушы 55 яшьлек юбилеен белән чын күңелдән котлыйм!Сиңа бәхетнең иң зурын – сәламәтлекне телим.
Сабыр да син, гади кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма.
Ә хәзер әйдәгез сүзне Искәндәргә бирик. Ул безнең Равилә апабызны һәм өлкәннәребезне котлап “Әбием- әбекәй” дигән җыр җырлап китәр.
Белем бирү өлкәсе:иҗади – эстетик үсеш.
Максат.: балаларны халык авыз иҗатына һәм татар халкының авыз иҗатына тарту.
Бурычлар:
— балаларның татарның гореф – гадәтләре турында белемнәрен киңәүтү.
-музыкаль, ;
-балаларда катнашканда активлык уяту.
— иптәшләре белән үз – үзләрен җиңел тотарга өйрәтү;
— воспитывать уважение к прошлому своего народа.
Эшчәнлекнең төре:коммуникатив, уен, музыкаль.
Катнашалар: уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары
Декорация: зал ярминкә рәвешендә бизәлгән
Җиһазлар. татар халык киемнәре, өстәлләр, яшелчәләр
“Көзге ярминкә”
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлгә җиләк — җимеш, яшелчәләр куела.
Залга бер малай керә:
Килде ярминкә, даулап,
Килде ярминкә, шаулап,
Бәхет, муллыклар яулап.
Әй Иш бабай, Иш бабай
Мич башыннан төш, бабай.
Кызыкайлар, дускайлар,
Эшегезне ташлагыз,
Йон йомарлап ятмагыз,
Орчык шырылдатмагыз,
Ярминкәгә барыгыз!
Залга алып баручы белән бергә балалар җырлап керәләр:
И ал бит ул, ал бит шул,
Ай, тырдыр, там — там.
Мал базарда бар бит шул.
Ай, тырдыр, там — там.
Үзен мактап, кеше хурлап
Ай, тырдыр, там — там.
Йөрүчеләр бар бит ул шул
Ай, тырдыр, там — там.
Базарга кил, соңга калма,
Ай, тырдым, там — там.
Иртән биштән килеп җит шул
Ай, тырдым, там — там.
Алып баручы: Балалар белән бергә
Базарга килдем иртән,
Көз көнендә ярминкә
Күңелле була икән.
- Сатучы:
Шундый зур безнең базар,
Шундый бай безнең базар.
Алмасы, әй алмасы,
Әй татлы соң, әй тәмле!
Әфлисун, лимоннар
Өелгән катлы — катлы.
- Сатучы:
Базар бай, кесәсе ай — вай!
Дарым — шарым, тәңкә ярым.
Күпмегә алсаң, шуңа сатам давай.
- Сатучы:
Базарга һәркем килер,
Үзенә кирәген алыр.
Бай килсә — мал алыр,
Ярлы килсә — чабата алыр.
- Сатучы:
Бик матур көй уйнар өчен,
Гармун сатып алыгыз.
Бер гармунчы тапмасагыз,
Бергәләп кул чабыгыз.
Әйе шул, шулай шул
Менә шулай кызык ул.
Такмак әйтеп кул чапканга
Ярминкәдә бию кызык ул.
Бию:”Лошкари”
- Сатучы:
Собирайся, народ,
Всех ярмарка зовёт!
Вас приглашает щедрая осень,
Приходите, милости просим!
Поработал — отдыхай,
Весели подружку.
Про богатый урожай
Расскажи по стишочку.
Мы капусту поливали
От вредителей спасали.
Вот и выросла она
И хрустяща и бела.
Весь в пупырашках огурчик
Прячет в листья нос.
Что такое, что случилось
Может он замёрз?
Посмотрите — ка морковка
В землю спряталась так ловко.
Только хвостик видно
До чего ж обидно.
У розовой редиски
Как у мышки хвостик.
И теперь мышонок к ней
Прибегает в гости.
Есть у лука перья
Только он не птица.
Он для супа и салата
Очень пригодиться.
Яблоки медвяные
Сочные румяные.
Целая корзина
Не из магазина.
Ягоды — клубнички
Дружные сестрички.
Улыбаются их щёчки
Сквозь зелёные листочки.
Светится на солнце
Груша золотая.
Не было у нас
Такого урожая.
Уродилась золотая
Крупная картошка.
Приготовим из неё
Суп, пюре, окрошку.
Не любит беспорядка
Дед горох на грядке.
Он в стручки горошины
Сложит как положено.
Выростили мы с тобой
Перец сладкий и большой.
Посмотри какой прекрасный
Он зелёный, жёлтый, красный.
Овоща не отыскать
Больше тыквы этой.
Вот она могла бы стать
Для золушки каретой.
Ягода известная
Вкусная, полезная.
Называется она
Чёрная смородина.
Җыр: “Урожай собирай”
Әби керә: Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар. Бәрәкалла никадәрле кешеләр җыелганнар. Ишеткән идем аны бүген “Дуслык” балалар бакчасында ярминкә дип. Хак сүз булган икән. Соңга калмыем дип ашыга — ашыга, йөгерә — йөгерә килдем дә хәлләремм бетеп китте.
Алып баручы: Исәнме, Гөлйөзем әби, хуш киләсең түрдән уз. Әйдә бераз утырып ял итеп ал. Балалар, ә без әйдәгез сезнең белән ярминкә бәйрәмебезне дәвам итик. Ярминкә бәйрәмебез елның сихри, фасылында көз көнендә үткәрелә. Карагыз әле, тирә — як нинди матур. Агачларда матур сары яфраклар. Әйдәгез әле шушы яфракларны кулларыбызга алып бер биеп алыйк.
“Яфраклар” биюе.
Әби: И — и, балалар, сезгә карап балачагым искә төште. Нәкъ шушы вакытта без әти — әниләргә ияреп ярминкә бәйрәменә бара идек. Андагы биюләр, тәм — томнар, уеннар! Ярминкә бәйрәмен бик күңелле бәйрәм итә идек. Без аңа берничә көн алдан әзерләнеп иң матур киемнәребезне киеп килә идек. Бу бәйрәм атна буе сузыла иде. Ярминкә бәйрәмен сез дә күңелле итеп үткәрегез.
Уйнагыз да, җырлагыз да,
Рәхәт чакларыгызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
Алып баручы:
Гөлйөзем әби, матур теләкләрең өчен рәхмәт сиңа. Без дә сиңа ярминкә бәйрәменә дип өйрәнгән матур шигырьләребезне сөйләп, моңлы җырлары-бызны җырлап күрсәтик әле.
Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән.
Алмалары әй уңганнар
Кызарышып тулганнар.
Балга манып алганмыни
Шундый татлы булганнар.
Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк
Көзне ярату булыр.
Җыр: “Тау өстендә бер балан”
Яратам мин, сары төсне,
Бөтен донья сары төсле —
Кыздырасы килми бер дә
Кояш та сабырланган.
Сабыр булганга микәнни
Кояш та сарыланган.
Арыш, бодай бөртекләре
Кояш белән бер төстә.
Сары белән буялмыйча
Калмагандыр бер төштә.
Саргайган яфраклар җиргә
Сарылалар сак кына …
Сары була белә шулай
Безнең туган як кына!
“Ак кошлар” биюе
Алма исләре таратып
Зәңгәр һаваны чыңлатып
Көз якынлаша.
Ул алып килгән төсләрдән
Аллы — гөлле җимешләрдән
Күзләр камаша.
Көзге табын бай табын
Кыяр, карбыз һәм кавын.
Телем — телем теленгән
Өем — өем өелгән.
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.
Җыр “Чыпчык”
Әби: Булдырдыгыз, рәхмәт төшкерләре. Бик матур сөйлисез, җырлыйсыз, биисез икән. И — и, балалар онытып та торам монда килергә чыкканчы тәмле итеп коймак издем, кибеткә кердем.
Тәмле конфетлар булды
Бар дусларны сыйларга —
Чәй эчәргә самавыр да
Куйыйк, әйдә булмаса.
Менә бу самавыры,
Сабырның да сабыры!
Кайный башласа — кайный,
Ташый башласа — ташый.
Нинди матур самавыры!
Ялт — йолт итеп тора ул!
Самавырда кайнаган чәй
Бигрәк тәмле була ул.
-Бәйрәмегез күңелле булсада мин кайтып чәй яңартып, коймакларымны пешерә торыйм әле. Бәйрәмегез беткәч мин дә сезне кунакка көтеп калам. Барчагызда саубулыгыз.
Алып баручы:
-Чакырган җиргә килми калмабыз. Гөлйөзем әби, чакыруыңа зур рәхмәт. Әлегә үзең дә саубулып тор. Балалар, әйдәгез әле тагын бер көзне мактап алыйк.
Сары келәме урманның
Барысын каршы ала.
Бу келәмнең өсләренә
Һәркем үз юлын сала.
Күк йөзләре кызгылт — сары,
Кояш байый сүрелә.
Кояш артларында ап — ак
Вак болытлар күренә.
Көзнең табигате матур,
Бар төсләре сары — ал.
Көз тиз үтәр, кыш та җитәр,
Матурлыкны күреп кал.
Җыр “Көзләр килә көзләр”.
Алып баручы:
Күңелле булды кичә
Мичтә коймаклар пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик.
Гөлйөзем әбине озак көттерү яхшы булмас, әйдәгез, балалар, кунакка барыйк.
Сценарий театрализованного праздника (на татарском языке)
“Нәүрүз – язгы бәйрәм”
Музыка уйный
1: Елгада бозлар кузгалды..
Елмая, колә кояш.
Урамнар буйлап атлый,
Ямьле хәм күнелле яз.
2: Эй яз-матур, яз-матур,
Хуш киләсен, уз бире.
Кунак булып килер дип,
Куптэн коттек без сине.
3: Эй дускайлар, дускайлар,
Житте ич Нэуруз айлар.
Эшегезне ташлагыз,
Бэйрэмгэ ашыгыгыз!
Алып баручы 1: Исэнмесез, кунаклар! Менэ коткэн бэйрэмебез дә килеп житте. Нэуруз бэйрэме башлана!
. Нэуруз – ул игелек, дуслык бэйрэме. Ул тынычлыкка, матурлыкка ондәуче бэйрэм.
Алып баручы 2: Нэуруз бэйрэме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нэуруз коен кем койлэсэ,
Ул дэртле һәм бай булсын!
Алып баручы1! Менэ жыелып та беттек. Бэйрэмне башларга вакыт, минемчэ.
4: Яз килэ, яз килэ
Кояш нурларын сибэ.
Тып-тып итеп тамчы тама,
Инде кар эреп бетэ.
5: Яз килэ, яз килэ,
Сыерчыклар да килэ.
Горлэшеп, сайрашып
Жырчы кошлар кайта.
6: Эй, дусларым, килегез,
Кунел ачу конебез.
Жырлый-жырлый биик эле,
Сез кул чабып торыгыз.
2. “Бэйрэм буген” 6 класс малайлар
Алып баручы 1: Хуш килэсез, гузэл Нэуруз,
Язгы яна елыбыз.
Яна елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Алып баручы 2: Борын-борын заманнан,
Болгар белэн Казаннан,
Жаек белэн Иделдэн
Бу бэйрэм безгэ килгэн,
( Сыерчыклар килеп чыгалар)
1сыерчык: Исәнмесез!
Алып баручы 1: Исәнмесез, сыерчыклар!
2 сыерчык: Бездә хәбәр!!! Сез Наурузбикэне котэсезме?
3 сыерчык: Без,сыерчыклар, Наурузбикэне канатларыбызда алып килергэ тиеш идек .Лэкин Наурузбикэне Шурэле безнен янга жибэрми,тоткында торгыза.
Алып баручылар: Эйдэгез ,дуслар,, Наурузбикэне коткарырга кирэк!
(Чыгып китэлэр)
4. Шурэле чыгышы
(музыка уйный, Шурале бауда Наурузбикэне тартып алып килэ)
Шурале: Кара аларны, Язны каршы алырга уйлаганнар, Э мин…миндэ бит бэйрэм итэсем килэ
Син,Наурузбикэ,минем янымда каласын,мина якты булсын,кунелле булсын!
Наурузбика:Юк, юк, Шурале,
Жибэр мине. Мин кешелэргэ жылы хэм яктылык китерергэ тиеш.
Шурале: Юк. жибэрмим. Минем дэ бэйрэм итэсем килэ
(Шурале Наурузбикэне тюль белэн ябып куя ,хэм Шурэле яшерен генэ карап йори,)
Балалар хэм алып баручылар килеп чыга
Алып баручы 1: Нишлэргэ инде! Хэзер ничек Наурузбикэне коткарырга.! Кайда инде бу Шурэле!
Шурале: Э мин монда .Яз кирэк икэн сезгэ,минем жазаны утэргэ тиешсез!
Жыр жырлап курсэтегез мина! Бигрэктэ яратам бит мин жырлаганны.Узем дэ жырлый белэн(Жырлый)
5.(Жыр)Жырлап яшэр чагыбыз 6 класс малайлар
Алып баручы 2:Эй ,Шурэле абзыкай,эйдэ безнен белэн бик кунелле уен уйнап алабыз. Шушы мишэктэ йогерэбез.
(Шурале мишэккэ керэ.Аны бэйлэп куялар)
Шурале: Ай-ай.Мин акылсыз!Тагын алдадылар!Жибэрегез мине!
Алып баручы 2: Юк.синдэ Наурузбикэне безнен янга жибэрмисен,аныннан башка яз безгэ килми бит.
Шурале: Жибэререргэ туры килэ инде Наурузбикэне Яхшы булырга туры килэ Эх!Ярар!Ярар,Каршы алыгыз инде!
Балалар (барысы бергә): Нэурузбикэ! Нэурузбикэ!
6. Наурузбикэ чыгышы
(Наурузбикэне Шурэле ачып жибэрэ)
Нэурузбикэ. Мин ерактан килдем сезгэ язлар иленнэн,
Урман аланынын ал чэчэклэр ускэн жиреннэн.
Зэнгэр болытлы, Лэйсэн янгырлары белэн
Килдем язгы сулар кебек ашкынып.
Исэнмесез,барча кунаклар!
Балалар һәм алып баручылар: Исэнмесез, Яз кызы – Нэурузбикә!. Сине бик көттек!
Нэурузбикэ: Белэм-белэм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан сон мин жылы коннэр, йогерек сулар, Лэйсэн янгырлары, умырзая чэчэклэре алып килдем!
Алып баручы 1: Хуш килэсен, Нэуруз, турдэн уз! Жылы Лэйсэн янгырлардан сон жир йозе яшэреп, шау чэчэккэ торенер.
Нэурузбикэ: Эйдэгез, кызлар, биеп алыйк эле.
7.Бию Каз канаты кызлар
Нэурузбикэ: Балалар, э хэзер, эйдэгез, бергэлэп уйнап алыйк.
(Буран тавышы)Кыш бабай килеп чыга
8. Кыш Бабай чыгышы
Кыш Бабай:Нэрсэ ул монда!Нинди жыелыш?Бу кем?
Балалар:Наурузбикэ!Ул безгэ язны алып килде!
Кыш бабай:Хэзер менэ сезгэ яз! Э мин аны чакырмадым,Мин эле китэсем килми!
Алып баручы 2: Кыш Бабай!Эйдэгез, Наурузбикэ белэн ярышып карагыз!Кайсыгыз жинэр икэн!
Ярышу . Наурузбикэ жинэ 9. Бию кое
Алып баручы 2
Кояш, чык, чык!
Тэти кашык базарда,
Ботка пешэр казанда,
Батыр карны елак ит,
Жылын белэн кунак ит!
Алып баручы 1:Бар инде, Кыш бабай.Хуш Сау бул,килэсе елга кадэр
Кыш бабай.
Бетте, барысы да бетте,
Актык сэгатем сукты.
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, куз нурларым.
Шатланыгыз, колегез,
Уйнагыз.Сау булыгыз!
Алып баручы 2
Салкын кышны яз жинде,
Моны барчагыз курде.
Кулны кулга тотынышып
Бэйрэм итик кон буе.
10.(Жыр”Кояшлы ил”) Арина Карина
Алып баручы 2. Яз нурлары- комеш нурлар
Сибелсен жиргэ.
Яз шатлыгы, яз бэхете,
Телибез сезгэ
Алып баручы 1: Язлар, җэйлэр имин килсен,
Кук йозе аяз булсын.
Барчабызга сэламэтлек,
Бэхетләр алып килсен!
Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
(Жыр “Дуслар”) Барысы катнашулар
Алып баручы 1
Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Сыерчыклар — жырчы кошлар.
Аларнын жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар
Алып баручы 2
Э хэзер ,кадерле кунаклар,барчагызны урамга чакырабыз,науруз боткасын авыз итэргэ,Хэм шулай кышны озатып жибэрергэ.Кышны озату уты белэн барлык начарлык очып китсен,дуслар! Уеннарда катнашырга рэхим итегез!
Рольләрдә:
Алып баручы
Көз
Сазлык иясе
Гөмбә
Болыт
Атрибутлар:
Банкетка, оформленная осенними листьями (чтобы осень сундучок поставила) Для осени: Платье Венок Букет из осенних листьев Сундучок 3 золотых листочка (кленовый, дубовый, осиновый) Для Лешего: Одежда Зеркало Очки Кленовый лист
Для Тучки: Платье Тазик Пульверизатор
Для детей: Зонтики
Репертуар:
2 песни на тат. языке Стихи на 2-х языках Оркестр 2 танца
Ход мероприятия:
Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.
Муз. җитэкчесе:
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешем кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләре бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Шушы матур көз бәйрәменә Сезне дә чакырдык. Рәхим итеп карагыз.
Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясыйлар.
1 бала. Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең бу зал.
2 бала. Җиргә яфрак коелган
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз
Дәфтәр эченә куярбыз.
3 бала. The sunflower children
Nod to the sun.
Summer is over,
Fall has begun!
4 бала. Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы- ялангач .
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
5 бала. Күрмичә дә калдык җәйне
Үтеп киткән ни ара.
Баш өстеннән җылы якка
Торналар очып бара.
Балалар ярымтүгәрәктә басып торган килеш “Көз килә” дип исемләнгән җыр башкаралар.
Шаяра әле күбәләк
Үтсәләр дә җәйләре.
Ә урамга килеп керде,
Килде яфрак бәйрәме.
Кушымта:
Нинди генә төсләре юк,
Күреп исең китәрлек.
Яфрак ява, яфрак ява
Юлыбызга түшәлеп.
Өлгереп җиткән миләшләр
Утлар шикелле яна.
Ә яфраклар бөтерелеп
Ява да ява, ява.
Кушымта шул ук.
Югалмаган икән әле
Төсләрнең яшеле дә.
Ясап яфрак бәйрәмнәре
Килә көз әкрен генә.
Кушымта шул ук.
Җыр тәмамланганнан соң, залга музыка астына кулына кечкенә сындык тотып Көз керә)
Көз. Исǝнмесез, дусларым,
Килдем мин сезгǝ тагын.
Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ
Кɵзге байлык кулымда.
Муллык – сǝламǝтлек телим
Кем очраса юлымда.
Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,
Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.
Чакырам мин һǝммǝгезне
Матур көз бǝйрǝменǝ.
(Көз сандыгын банкетка өстенә куя).
А.б. Серле сондыгыңны безгә ачып күрсәт инде .
Көз (моңсу гына) Минем сандыгымны 3 алтын яфракта язылган тылсымлы шигырьләр генә ача ала. Ләкин ул яфракларны җил бөтен урманга тараткан. Балалар! Сез миңа аларны табарга ярдәм итәсезме?
Балалар. Әйе!
А.б. Бер дә борчылма, Көз! Безнең балалар һишчиксез ярдәм итәчәкләр. Әйдәгез, урманда тын булганда, юлга чыгарга ашыгыйк. Җил булмаганда безгә яфракларны табарга җиңелерәк булыр.
Көз. Әйдәгез, кулларны-кулга тотышыйк һәм бергәләп урманга юл тотыйк.
Көй астында балалар хәрәкәтләнәләр һәм урындыкларына барып утыралар.
Көз. Менә, балалр, без көзге урманга да килеп җиттек. Күпме монда матур яфраклар! Безгә аларны ничек табарга?! Бәлки, безгә урман ияләре ярдәмгә килерләр?! Ишетәсезме? Кемдер килә.
Шул вакыт Сазлык иясе килеп керǝ.
Сазлык иясе (көзгегә карана-карана җырлый): Ля-ля-ля-ля-ля!
Мин – урманның чибәркәе!
Тьфу, кемнәр сез, кем минем сазлык патшалыгыма килергә җөрьәт иткән? (Күзләрен кысып карый, күзлеген алып кия). Ииииих, бу бит кечкенә-кечкенә балакайлар икән бит, ләбаса! Фу, нинди чиста, нинди матур алар. Фу-фу-фу! Нигә монда мине борчып йорисез? Сезгә ни кирәк?
Көз: Исәнмесез, хөрмәтле, Сазлык иясе. Без тылсымлы сүзләр язылган алтын яфраклар эзли идек. Алар бу урманда булырга тиеш, сез аларны очраклы рәвештә күрмәдегезме?
Сазлык иясе: Яфраклар? Мда… нәрсәдер искә төшә шикелле. Кичә каты җил исте һәм минем сазыма бер бик тә кызыклы яфрак алып килде. Менә-менә шушы тирәдә күргән шикелле идеи. Кызлар! Булышыгыз әле миңа, минем яныма килегез. (Кулын маңаена куеп әти-әниләр ягына карый):
Кызларга ярдәмгә 3 әтине дә чакырабыз. (3 әти чыга).
Ярыша-ярыша шушы яфракларны кызлар әтиләре ягына, ә әтиләр кызлар ягына ыргытып карыйк. Бәлки, тылсымлы яфрак килеп тә чыгыр.
(Әтиләр һәм кызлар ярышалар, шул арада, малайлар сәхнә артына биюгә әзерләнергә китәләр)
(Ярыш тәмамланганнан соң):
Сазлык иясе: Табылдымы яфрак?
Кызлар: Юююююк.
Сазлык иясе: Шулай җайлы гына табылыр дип уйладыгызмы? Юк инде! Менә минем биремнәремне үтәсәгез – бирермен!
Көз: Әйт тизрәк, нәрсә телисең?
Сазлык иясе: Миңа монда сазда салкын булып китте. Бер биеп алабызмы соң?
Көз: Бер дә борчылма, хәзер, балалар белән бер биеп алсаң, бик тиз җылынырсың.
Бала. Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,
Һǝр кɵз үзенчǝ матур.
Елмаешып бер биесǝк
Кɵзне ярату булыр.
(Бию).
Сазлык иясе: Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай:у-у-у…(йɵгереп йɵри).
Сазлык иясе: Рәхмәт сезгә, балалар, мине бик шатландырдыгыз! Мин дә үз вәгъдәмне үтим – сезгә алтын яфракны тапшырам, ә калганнарын үзегез табырсыз! (Яфракны көзгә бирә) Сау булыгыз. (Китә)
Көз: Әфәрин, балалар! Бер яфрак бездә! Тагын ике яфрак кына табасы калды. Ой, балалар, тагын кемдер килә…
Көй астына Гөмбә керә.
Гөмбә: Ой, исәнмесез! Сез кем буласыз? Урманда нишләп йорисез? Көз үзе дә биредә икән.
Көз: Әйе, мин дә биредә. Балалар! Таныгансыздыр инде. Бу – Гөмбә. (Гөмбәгә карап) Гөмбәкәй! Без тылсымлы сүзләр язылган алтын яфраклар эзли идек. Син аларны кайдан эзлисен белмисеңме?
Гөмбә: Сорыйсыз тагын! Мин бу урманда бар әйберне дә беләм. Сезнең яфракларыгызны да күрдем. Берсен хәтта, кирәге чыгар дип, яшереп тә куйган идем.
Көз: Гөмбә әфәнде! Мин Сезне күптән беләм. Сез бик яхшы, игелекле. Бәлки, сез аны безгә бүләк итәрсез?! Ул безгә бик кирәк.
Гөмбә: Ярар, бирермен мин аны сезгә, ә сез китеп барырсыз һәм мин тагын үзем генә калырмын, ә миңа ни эшләргә? Бер кем белән дә күңел ачып булмый, хәтта кош-кортлар да очып киттеләр. (Гаепле кеше кебек басып тора). Ююююююк, бирмим.
Көз: Гөмбә әфәнде, ә без сезнең күңелне бик теләп күтәрербез, сез безгә ни теләвегезне генә әйтегез.
Гөмбә: Менә берәр матур көй яңгыратсагыз, шәп булыр иде!
А.б: Гөмбә дус! Рэхим итеп тыңлагыз!
Балалар уен коралларында уйныйлар.
Гөмбә: Рәхмәт-рәхмәт, балакайлар. Күптән минем болай күңел ачканым булмады. Әфәрин, балалар! Ярый, мин сезгә яфракны бирәм, чөнки сез миңа бик ошадыгыз! (Яфракны Көзгә бирә һәм хушлашып чыгып китә).
А.б: Менә, балалар! Икенче яфрак та бездә! Бер генә яфракны эзләп табасыбыз калды! Аны тапканнан соң, без тылсымлы сандыгыбызны ача алырбыз! Кызык, безгә кем булышыр икән?
Көй астында Болыт керә.
А.б: Исәнмесез! Ә сез кем буласыз?
Болыт: Мин көз артыннан ияреп йөрим. Көз яфракларны алтынга күмә, ә мин аларны юешлим. Мин су белән беркайчан да аерылмыйм, менә хәзер юынам, коенам. (Пуливизатордан үзенә су сиптерә). ә безне карап утыручы кунакларга мин пычырак су әзерләдем. Хәзер-хәзер, кайда әле ул?! Сезнең өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел. (Ләгән алып килә һәм әти-әниләр өстенә сибә).
А.б: Балалар! Без чып-чын көзге болыт белән очраштык, ахрысы…
Болыт: Әйе, мин болыт. (Балаларга һәм әти-әниләргә карап) Ә сез мин яңгыр яудырганда урамда ничек йөрисез?
Балалар: Кулчатыр белән.
Болыт: Миңа ничек икәнне күрсәтеп алыгыз әле. (Кулын маңаена куеп, балалар ягына карап). Малайлар! Минем яныма чыгуыгызны сорыйм. (Әти-әниләр ягына карый) Хөрмәтле әниләр! Балаларга ярдәм итик , балалрыгыз белән парлашып басыгыз әле. 2 төртемгә бүленеп, кайсы төркем беренче килүен ачыкларбыз.
Музыка астына ярыш оештырыла. Шул арада кызлар биюгә әзерлзнер өчен сәхнә артына китәләр.
Болыт: Ииииих, сезнең белән шундый да күңелле.
А.б: Болыт! Без тылсымлы сүзләр язылган яфраклар эзлибез. Бер генә яфрак табылмыйча калды. Ярдәм ит әле безгә, зинһар өчен.
Болыт: Тылсымлы яфраклар? Әйе, әйе, ишеткән идем мин алар турында. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк, бәлки, тылсымлы яфраклар шул арада табылыр.
Кулчатырлар белән бию.
(Бию азагында Болыт яфракны табып ала).
Болыт: Менә ул тылсымлы яфрак! ә миңа хушлашырга вакыт. Минем эшем күп әле, яңгырлар яудырасым бар. Сау булыгыз, балалар. (Сау булыгыз).
А.б: Рәхмәт сиңа, болыт.
Балалар! Без барлык яфракларны да табып бетердек. Кадерле Көзбикә! Кил монда тизерәк. Синең сандыгыңны ачарга вакыт җитте.
Көзбикә яфракларны ала һәм тылсымлы сүзләр әйтә.
Көзбикә: Яфрак, яфрак, ярдәм ит,
Минем сандык ачылсын,
Балалар бик шатлансын. (Сандыкны ача. Сандыкта балаларга бүләкләр).
А.б: Рәхмәт сиңа кадерле Көзбикә! Ә безнең күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты, безгә көзге урианнан төркемебезгә кайтырга вакыт. Әйдәгез әле, балалар, Көзбикәне матур җыр белән озатыйк.
Җыр башкарыла.
Олкэннэр коненэ багышланган сценарий.(2017)
1.Буген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
2.Хэерле кон, Исэнмесез эбилэр,бабайлар,апалар,абыйлар! Бүген бездэ олы бэйрэм.
1-октябрь олкэн яшьтэгелэрне хормэтлэү коне буларак билгелэп үтелэ. Бүгенге бэйрэмебезнең кунаклары- хезмэт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белэн бэйлэп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар. эйе, сез чынлап та авылыбызның хормэткэ лаек кешелҽре.
1.Сезгэ бүгенге конне тик исэнлек-саулык, түземлелек, озын гомер, гаилэгезгэ иминлек һэм бэхет телисе генҽ кала. Э хҽзер барлык борчуларыгызны, сызлануларыгызны, эшлэрегезне онытып ял итеп алыгыз. Бу очрашу сезнең күңеллэрдэ матур истэлеклэр калдырсын иде.
2.Сезнен каршыгызда халык инструменталь ансамбле чыгыш ясый.Торле койлэргэ тезмэ.Житэкчесе Ахмадуллина Венера Ангам кызы.
1.Котлау очен сүз авыл хакимияте башлыгы Азат Финарат улы Габсалямовка бирелэ. Рэхим итегез!
2.Сезне бэйрэм белэн котлый «Урал» ачык акционерлар жэмгыяте директоры Динар Финус улы Хайруллин.
1.Бэйрэм белэн тэбрик итэ Тэтешле районынын ветераннар советы рэисе Энэс Фатхи улы Магзумов.Рэхим итегез.
2. Котлау очен сүз мэктэп директоры Ралия Ваис кызы Исламовага бирелэ. Рэхим итегез!
1. Котлау очен сүз авыл ветераннар советы рэисе Венера Ангам кызы Ахмадуллинага бирелэ. Рэхим итегез!
2.Бэйрэм белэн сезне мэктэп укучылары котлый Рэхим итегез! (монтаж)
1. Нигэ картлык шатлык түгел дилэр
Картлыкны да шатлык итик без.
Балалар, оныклар белэн бергэ
Шатланышып гомер итик без.
Картлык шатлык була аладыр ул,
Балалардан булса игътибар.
Карт кешегэ эллэ ни кирэкми.
Якты чырай, тэмле сүз бары.
2.Бүген бездэ кунакта иң якын кешелэребез- безнең соекле картэнилэребез,картэтилэребез. Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез Без сезне, бер яшьлектэ, бер картлыкта дигэн бэйгедэ катнашырга чакырабыз. (ярыш очен ике команда кирэк булачак, уйнарга телэучелэр бирегэ рэхим итегез)
1. Беренче бәйге. “Исэнмесез,бу мин”- дип атала. Командалар үзлэре белэн таныштыралар,исем уйлыйлар.Командалар эзер булганчы сезгэ узенен монлы тавышын булэк итэ Гузэлия Башарова.
2.Икенче бәйге. 1) Буй белэн тезелергэ.
2) Аяк киеме размеры белэн тезелергэ.
3) Исемнэр алфавит буенча тезелергэ.
4) Яшь буенча тезелергэ.
1.Энисэ Валиева узе ижат иткэн шигырен укый «Рэхмэт эйтэм туган жиремэ»
2.Өченче бэйгене башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.
— Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)
— Америка акчасы. (доллар)
— Көн белән төн нәрсәбелән бетә?(н хәрефе)
— Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)
— Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)
— Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)
-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)
-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?
1.Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең кызлар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр.
Татар халык биюе карагыз.
2.Безнең дэу энилэр дэу этилэр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә дэ ойрэнергэ генә. Дэу энилэр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” бэйгесен башлыйбыз.
— Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?
— Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?
— Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә окшаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
— Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?
— Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?
— Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.
1.Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын.
2. Сезне бэйрэм белэн сэлэмли «Лэйсэн »вокал ансамбле кызлары «Туган жиремэ»
1.Алдагы бэйге “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле.( Уйларга вакыт бирәбез.)
2. “Иң ягымлы кешем шул син,
Әбием, бердәнберем!
Өйрәт әле, мин дә белим
Әби булуның серен”.
Әби көлә:”Әби булу
Тора бары оныктан.
Мин бит әби булдым, кызым,
Нәкъ син туган минуттан”.
1. Сезнен каршыгызда «Божья коровка» кызлар вокал ансамбле «А ты меня любишь»
2.Сез бәйрәмнең иң түрендә
Әби, бабайларыбыз.
Бары тик Сезнең хөрмәткә
Яңгырый җырларыбыз
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр
Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле
Алар безнең әбиләр.
Иң кадерле, иң хөрмәтле,
Булсын җирдә әбиләр
Әбиләрне кадерләсәк
Тыныч булыр ил-көннәр
1.Алсу Каримова сезне бэйрэм белэн котлап жыр булэк итэ « »
1.Безнен ярышлар ахрына якынлашты катнашучыларга зур рэхмэт .
(жинучелэр билгелэнэ булэклэр тапшырыла)
2.Җырлар тынлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр кунелне җылыта.
Эйдэ, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта Сезне хормэтлэп жырлый Венера апа Ахмадуллина
« »
1.Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
2.Омет белэн яшик, тик сынатмыйк,
Ходай гына бирсен сабырлык.
Матур килэчэкне янартырга
Бардыр эле җирдэ саф орлык.
1.Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан!
2 Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез! Сезнен очен эзерлэнгэн концерт программабыз тэмам. Хэзер Сезне чэй табыны янына чакырабыз.
.
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
——— • ———
«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)
на татарском языке для детей подготовительной группы.
Автор: Галявиева Гульнара Викторовна
воспитатель
с. Высокая Гора
«Бишек туе» күңел ачу чарасы.
Максат:
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.
Бурычлар:
-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.
-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.
Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.
-Бишек җырларын өйрәнү.
-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.
Җиһазлау:
Бишек
Самавыр
Чиккән сөлгеләр
Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)
Савыт-саба
Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)
Курчак
Магнитофон
Пианино
сандык
Алдан эшләнгән эш:
“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.
Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.
Татар халкының милли биюен өйрәнү.
Катнашучылар:
Әби
Бабай
2 кыз, 2 малай
Әти
Әни
Чараның барышы.
Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.
Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.
Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.
Әти белән әни керә.
Әти:- Сөенче,сөенче
Безнең гаиләдә сөенче!
Дөньяга аваз салып
Бишенче бала туды!
Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.
Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.
Әни:
Минем кызым дәү кебек,
Бакчадагы гөл кебек.
Ике күзе янып тора,
Кара бөрлегән кебек.
1нче кызы:
Әлли-бәлли бәү итә,
Сеңлем йокыга китә.
Сеңлем йокыга киткәч,
Әнисе кайтып җитә.
Малай:
Әлли бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен.
Бик дәү булып үсәр бу.
Әти :
Әттә, әттә, әттәти,
Минем кызым бик тәти.
Минем кызым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.
Бабай:
Үсә-үсә бәбкәем,
Үсә-үсә зур була.
Кояш кебек сөйкемле,
Үзе сүзгә җор була.
Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.
Бииләр.
Бала елый башлый.
Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.
Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.
Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән,тулгансын,
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!
Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!
Йокла,иркә,
йокла бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе
Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек
Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.